16+

РКБның баш табибы башка эшкә күчә

17 апреля 2025, 09:35
1876
0
0
Уку өчен 2 минут

Рафаэль Шәвәлиев урынына клиник хастаханәне кем җитәкләячәге соңрак билгеле булачак.

Рафаэль Шәвәлиев урынына клиник хастаханәне кем җитәкләячәге соңрак билгеле булачак.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы департаментына эшкә күчә. 
1997 елдан ул Казан дәүләт медиөина академиясенең гомуми һәм кичектергесез хирургия кафедрасында табиб-интерн булып эшли. 1998 елдан – Менделеевск үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург. 2000-2007 елларда "онкология" белгечлеге буенча ординатура тәмамланганнан соң, Казанның "Горонкодиспансер" табиб-онкологы булып хезмәт куя. 2007 елдан 2009 елга кадәр – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе. 2009 елдан бирле Казанда сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы. 2010 елдан республика балалар клиник хастаханәсен җитәкли. 2018 елның апреленнән – Республика клиник хастаханәсенең баш табибы. Рафаэль Шәвәлиев урынына клиник хастаханәне кем җитәкләячәге соңрак билгеле булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading