16+

Ләйлә Дәүләтова: “Радик, синең нәрсәңне яраталар икән шулкадәр?! Ни тавышың юк, ни кыяфәтең юк!”

Ләйлә Дәүләтова Элвин Грей белән беренче тапкыр ничек очрашуы турында язган: "Үзенең реакциясе белән ул мине шаккатырды".

Ләйлә Дәүләтова: “Радик, синең нәрсәңне яраталар икән шулкадәр?! Ни тавышың юк, ни кыяфәтең юк!”

Ләйлә Дәүләтова Элвин Грей белән беренче тапкыр ничек очрашуы турында язган: "Үзенең реакциясе белән ул мине шаккатырды".

“Бу безнең беренче очрашу иде.

Гадәттәгечә, мин ничек кенә вакытында килергә тырышсам да, соңга калдым.

Татарстан гостиницасы каршында очрашырга тиеш идек. Радик вакытында килгән, урамга чыккан, мине көтә һәм мин килеп җитүгә (3-4 минут эчендә) аны кызлар сырып алган иде

Радикны җитәкләп, кызлардан алып качтым. Турыдан әйтә торган кеше буларак, беренче сүзем шул булды.

– Радик, синең нәрсәңне яраталар икән шулкадәр, ни тавышың юк, ни кыяфәтең юк.

– Үзем дә аптыраем, – диде Радик, рәхәтләнеп елмаеп.

Бу реакциясе белән ул мине шаккатырды.

Үпкәләмәде, кәефсезләнмәде. Киресенчә, үзеннән-үзе рәхәтләнеп көлде бугай әле.

Радикка карата булмаган симпатиям шундук уянды.

Берәр прикольный шигырь кирәк иде, дигәч, “Кияүгә чык син миңа” текстын биргән идем Радикка.

Сразу ошатты.

Чыннан да, прикольный җыр чыкты.

Кияүгә, кияүгә!
Кияүгә чык син миңа!
Хәтерлисезме?

Бу талантлы, сөйкемле, скандальный егетнең туган көне. Котлыйбызмы соң? Әйтегез әле, сез ни өчен яратасыз ул Радикны?” - дигән ул инстаграм битендә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading