Шәһри Казан

Л.Дәүләтова: Үз авылыбыз түгел, күрше авыл китапханәсен дә укып бетерә идем

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә шагыйрә Ләйлә Дәүләтова: - Элек мин китапны бик күп укый идем. Мәктәп чорында үз авылыбызның гына түгел, күрше авыл китапханәсендәге китапларны да укып бетердем. Дөресен генә әйткәндә, бала тапканнан бирле, китап укырга вакыт та калмый. Тик шулай да бала тәрбияләү турындагы китапларны укырга тырышам. Яңа...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә шагыйрә Ләйлә Дәүләтова:
- Элек мин китапны бик күп укый идем. Мәктәп чорында үз авылыбызның гына түгел, күрше авыл китапханәсендәге китапларны да укып бетердем. Дөресен генә әйткәндә, бала тапканнан бирле, китап укырга вакыт та калмый. Тик шулай да бала тәрбияләү турындагы китапларны укырга тырышам. Яңа тәмле ризык әзерләргә өйрәткән китапларны да кулга алгалыйм. Шул ук вакытта үз китабым өстендә дә эшлим. Исемен «Кеше була бел» яки «Үсә торган шатлык» дип атарга җыенам.
Мәктәптә укыганда, Туфан Миңнуллин иҗатын ярата идем. Студент чакта психолог-­язучы Дейл Карнеги китаплары белән җенләндем. Михаил Литвак китапларын да күп укыдым. Соңгы вакытта шаккатырырлык әсәрләр укыганым бар дип әйтә алмыйм, барысы да бертөсле тоела. Бала үстергәндә, китап укырга вакыт аз, романнар укырга мөмкинлек юк. Кыска жанр­дагы китаплар уку белән генә чикләнәм.
Минем өчен китап ул нәрсәгәдер өйрәтергә тиеш, үзең өчен аңардан ниндидер яңалык алырга тиешсең.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: