16+

Ләйсән Гыймаева яман чир белән авырый: "Тормыш 180 градуска борылды да куйды"

Татар эстрадасы артисты Ләйсән Гыймаеваның операциягә керүе турында хәбәр иткән идек. Җырчы нәрсә булганын социаль челтәрдә язган.

Ләйсән Гыймаева яман чир белән авырый: "Тормыш 180 градуска борылды да куйды"

Татар эстрадасы артисты Ләйсән Гыймаеваның операциягә керүе турында хәбәр иткән идек. Җырчы нәрсә булганын социаль челтәрдә язган.

«СЕЗДӘ РАК...»

Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды…

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр...

Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар.. 

Бу хәбәрне ишеткән көн - яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем - барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне - «Миңа күпме яшәргә калган?!» 

Кызларым, әни, ирем... 

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә - башымда мең төрле уй..

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык...

Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде... 

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды…

29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым…

Дәвамы соңрак", - дип язган Ләйсән.

Ләйсәнгә сәламәтлек, озын гомер телибез, бар борчулар да артта калсын. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэйсэн ,Аллахы Тэгалэ рэхмэтеннэн, мэрхэмэтеннэн ташламасын, сынауларны жинеп чыгарасын язсын Раббым бер Аллам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кемнен башына тошкэн,шул анлый инде.Минем дэ кызым 10 ел элек авырды,бэлэкэй кызы 2яшьтэ иде.Буген аллага шокер.Лэйсэн,сезгэ дэ сэламэтлэнуегезне телим. Барсы да куркыныч тош кебек,артта калсын.Булатын,кызларын белэн бэхетле гомер кичер!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә бул Ләйсән! Узгучы гына авыру булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дүртенче операцияне 24 нче декабрьдә ясадылар.Иң озак,иң авыры булды.3 сәгатькә якын вакыт булды.30 декабрь көнне кайттым.Чөнки,палатада кеше калмады,үзем генә калырга курыктым ,җибәрделәр.Менә 3 ел үтте,Аллага шөкер,әкрен генә аякка бастым.Язган дарулары килеште,метастазалар размеры кимеде.Раббым ярдәме,якыннарым ярдәме белән яшим.Шөкер итәм,барысына да.Сезгә дә уңышлар ,акыллым.Бирешмәгез!Барысы да яхшы булыр.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ләйсән,сиңа сабырлык,яшауга ышаныч,син бу чирне балаларын хакына жинарга тиеш,аллах синең белан

            Мөһим

            loading