16+

Ләйсән Таишева: "Әни безнең никахка каршы булмады"

Танылган алып баручы, актриса Ләйсән Таишеваның ире Александр - милләте буенча рус егете. Шуңа күрә Ләйсән Пасха бәйрәмен дә, Ураза бәйрәмен дә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Әмма кайбер кешеләр бу күренешне аңламый икән... 

“Улым Роланны кулич белән фотога төшергән саен директым төрле рухтагы хәбәрләр белән тула. Нигә бу хәл күпләрне борчый соң? Барлык сорауларга да шушында җавап бирәм.

Без Ураза бәйрәмендә коймак пешерәбез, Пасхада исә йомырка буйыйбыз. Татар балалар бакчасына йөрибез. Мин татарча сөйләшәм, ирем русча сөйләшә. Әни (Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова - Ред.) Сашаны ярата һәм беркайчан да безнең никахка каршы булмады. Алар үзара бик дус. Әниләребез дә дустанә мөнәсәбәттә. 

Без – гади гаилә. Туганнарыбыз күп, барыбыз да бер-беребез белән аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Дин аркасында низаг чыкканы, проблемалар булганы юк. Иң мөһиме – без бәхетле һәм бер-беребезне яратабыз!” – ди Ләйсән.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading