16+

Ләйсән Ветрова: “Миңа да чират җитте”

Ике дус, ике җырчы Гүзәлия белән Ләйсән Ветрова, ниһаять, дуэт яздырды! Кызлар Эльвира Әхмәтова сүзләренә Гүзәлия иҗат иткән “Яшисе килә!” җырын башкара. 

Ләйсән Ветрова: “Миңа да чират җитте”

Ике дус, ике җырчы Гүзәлия белән Ләйсән Ветрова, ниһаять, дуэт яздырды! Кызлар Эльвира Әхмәтова сүзләренә Гүзәлия иҗат иткән “Яшисе килә!” җырын башкара. 

“Күптәнге хыялым тормышка ашты. Яшьтән бергә үскән, күп кенә җырчыларга иң матур, мәгънәле җырлар иҗат иткән эстраданың танылган йолдызы Гүзәлия минем белән дә дуэт җырларга вакыт тапты. Миңа да чират җитте. Мин иң беренче җырның сүзләренә игътибар итәм. Икенчедән, сүзләргә көйнең туры килүе мөһим. Татар эстрадасында еш кына йөрәкләрне әрнетә торган сүзләрне көенә туры килми торган итеп язалар. Андый җырлар халык күңеленә кермидер, мөгаен. Ә бу җырны тыңлагач, көй белән сүзләрнең тәңгәл килүенә игътибар иттем. Бәйрәмдә дә, бәйрәм булмаган очракта да, елыйсы килгәндә дә, җырлыйсы килгәндә дә рәхәтләнеп җырларлык җыр ул”, - ди Ләйсән Ветрова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading