Шәһри Казан

Люция Мусина: «Рөстәм Эльвира Хәйруллинага өйләнә язды»

Аннан да тыйнаграк һәм оялчан артистны әле үз гомеремдә очратканым булмады. Сабырлыгы, түземлеге, тыныч холыклы булуы, тәрбиялелеге һәм гадилеге Люция ханымның йөзенә чыккан. Гадәти сәхнә артистлары кебек борын чөйми, син кем дә, мин кем дип, кеше аермый. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына сөйләшә. Менә шундый ул минем бүгенге әңгәмәдәшем! Кайчандыр...

Аннан да тыйнаграк һәм оялчан артистны әле үз гомеремдә очратканым булмады. Сабырлыгы, түземлеге, тыныч холыклы булуы, тәрбиялелеге һәм гадилеге Люция ханымның йөзенә чыккан. Гадәти сәхнә артистлары кебек борын чөйми, син кем дә, мин кем дип, кеше аермый. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына сөйләшә. Менә шундый ул минем бүгенге әңгәмәдәшем!
Кайчандыр Рөстәм Закировның тормыш иптәше буларак таныла башлаган, хәзер исә мөстәкыйль концертлар куючы җырчы Люция Мусинаның кайбер серләрен сезнең белән дә бүлешәм.
«Балачак хыялым алып менде мине Сәхнәгә»
II курста укыганда ук инде концертларда катнаша башлаган идем. Ә сәхнәгә юлым балалар бакчасыннан ук килгән. Анда йөргәндә үк мине гел җырлата торган булганнар, ул чорларны үзем хәтерләмим... Үсә төшкәч мәктәптә, клубта оештырылган мәдәни чараларда катнашмый калмый идем. Сәхнәгә менүемдә беренче укытучым Ирина апа, химия укытучысы Гөлсинә апаның да йогынтысы зур булды. Аның тормыш иптәше Наил абый клуб директоры булып эшли иде. Апа аңа ярдәм иткән, күрәсең, җырларга, сәхнәгә ул мине гел дәште. Сәләт миңа әти ягыннан килгән. Әти җырламаса да, гармунда бик матур уйный.
Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына да балачак хыялым укырга кертте, чөнки мин җырчыдан башка һөнәр сайлавымны күз алдыма да китерә алмый идем. Җырчы буласым килә дигәч, миңа, хыялый бу бала, дип карыйлар иде. Ул вакытта сәхнәгә менү, җырчы булу буй җитмәслек нәрсә булып тоела иде авыл баласына.
Укырга кергәндә, мин беркем белән дә сөйләшмәдем дә, акча да түләмәдем. Безнең вакытта акча түләп уку дигән нәрсә юк та иде әле! Музыкаль белемем булмаса да, югары уку йортына укырга керә алдым һәм аны уңышлы гына тәмамлап, һөнәрле булдым. Мин хәтта нота да белмичә укырга кердем. Кая, ничек нәрсә язылганын таный идем, әмма музыка мәктәпләрен бетергән студентлар кадәр белемем юк иде. Елый-­елый, тырыша-тырмаша укыдым, авыр булды, тик бирешмәдем.
... Университетта укыганда, артистлар үзләре белән концертларга алып йөри башлады. Аз булса да акча түләнгәч, студент өчен аеруча да күңелле андый чараларда катнашу. Тәҗрибә туплау өчен дә бу бик яхшы юл.
Беренче тапкыр Габделфәт Сафин концертында чыгыш ясарга Камил Кәримов чакырды. Аның төркемендәге җырчы кыз авырып киткән иде, шуңа ул мине үзе белән алды. Балтач районына барган идек, ялгышмасам.
Сәхнәдән китсәм дә, иҗатны ташлый алмас идем. Җыр дәресләре бирә алам, әмма барыбер җыр өлкәсеннән китмәячәкмен.
«Рөстәмнең җырчы икәнен белмәдем»
Булачак ирем Рөстәм Закиров белән мин очраклы рәвештә генә таныштым. Аралаша башлагач та, аның җырчы икәнен белмәдем, бу хакта миңа иптәш кызларым гына хәбәр итте. Ул да минем җырлаганны белми иде, мин дә бик ачылмадым.
Беренче тапкыр без аның белән «Казан» милли-мәдәни үзәгендә оч­раштык. Ул миңа шунда ук сораулар яудыра башлады. Баксаң, ул бөтен кызлардан да шулай сораштыра икән.
Беренче очрашуда ук мин аның якын икәнен тойдым. Әйтерсең лә бергә уйнап-үскән, күптән күрмичә сагындырган авылдашым кебек кабул иттем мин аны. Ул эчкерсез, ясалма булмавы белән мине үзенә җәлеп итте. Төпле, ихлас, киң күңелле кебек тоелды.
Очраша башлагач, Рөс­тәм Эльвира Хәйруллина белән бергә концертлар оештырып йөри башлады. Баштан миннән рөхсәт сорады. Мин инде моңа әллә ни игътибар бирмәдем, ирем түгел, нигә үземә бәйләп куярга дип уйладым. Алар сәхнәдә гел бергә, кеше аларны тормышта да бергә дип уйлый иде. «Синең Рөстәм Эльвирага өйләнә икән!», «Эльвира Рөстәмнең авылына кайтып сыерлар савып йөргән икән...» дигән сүзләр ишеткәли башладым. Эльвира үзе дә шаян кеше, уйнап сөйләшкәли иде. Шулай итеп, Рөстәм Эльвира Хәйруллинага өйләнә язды.
Бер концертка Эльвира ни сәбәпледер бара алмады һәм Рөстәм мине концертларына чакыра башлады. Мин дә аның концертларына гына йөрмәдем, башкалар чакырганда да чыгып җырладым, сайланып тормадым.
Хәзер дә без Рөстәм белән икәү дә, аерым да чыгыш ясыйбыз. Рөстәм белән яшь арабыз шактый, ул мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән инде. Сәхнәдә дә шулай. Минем белән сәхнәгә чыкса, аңа сәхнә тар сыман тоела. Кайчагында икәү йөреп тә булмый, мин яки ул бара алмаган чаклар бар. Шуңа да без аерым‑аерым да гастрольгә чыгып китәбез.
Безнең арада көнләшү юк диярлек. Иң мөһиме - ышаныч һәм хөрмәт булу. Көнләшеп яшәсәк, безнең һөнәр ияләре гаиләле була алмас иде.
Концерт программаларын аерым‑аерым эшлибез һәм һәрвакыт үзара киңәшләшәбез. Бу өлкәдә Рөстәмнең тәҗрибәсе күбрәк булганлыктын, мин аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәм, ул да минем фикеремә колак сала.
«Рөстәм мине әти әнисе белән таныштырырга теләмәде»
Без булачак ирем белән бик озак - 6 еллап очрашып йөрдек. Шулай булса да, ул мине туганнары, әти‑әнисе белән таныштырырга ашыкмады. Авыллары тирәсеннән узып йөрибез, бу мине үзләренә алып керми, авыл читендә калдыра да тиз генә кайтып килә.
Туй булырга ярты еллар кала, ул мине авылларына алып кайтты. Күрәсең, өйләнергә карар кылган булган инде. Үзе өйгә кереп китте, ә мине ишегалдында калдырды. Әти‑әнисе дә шунда каршы чыккан иде. Булачак әти‑әни белән мин шулай таныштым. Сөйләшеп, аралаша башладык. Алар миңа Рөстәмне бик мактады.
Дөрестән дә, әти-әниләренең сүзләре дөреслеккә туры килде. Гаиләдә Рөстәм төпчек малай. Әти‑әнигә ул һәрвакыт ярдәм итеп, булышып яши. Тәмле ризык булса да, әнигә дип, авылга алып кайта.
Тормыш гел ал да гөл генә бармый. Сүзгә килгән вакытлар да була. Рөстәмнең дә холкы үзенчәлекле. Яши башлагач, бер-береңә яраклашасың, өйрәнәсең. Үпкәләшкән вакытларда, мин дәшмичә йөрим‑йөрим дә, Рөстәм гади генә бер нәрсә турында сораша, сөйли башлый. Мин дә шунда кушылып сөйләшеп китәм. «Төерләр» безнең гаиләдә шулай «языла». Ачу саклау дигән нәрсә безнең өйдә юк. Мин кешене үпкәләтергә куркам, шуңа авыр сүзләр әйтмәскә тырышам. Бер сүз әйттеңме, ул икенчесен үзенә ияртә. Шуңа да уйнап әйткәндә дә, үпкәләмәдеме икән, дип борчылам.
Гаилә башлыгы - Рөстәм. Гаиләне тәэмин итү, зур мәсьәләләрне чишү - бар да аның өстендә. Балалар белән күбрәк мин шөгыльләнәм. Тәрбиялим дип, утырып «тәрбияләгән» юк. Иң мөһиме - синең сүзләрең һәм эшләрең тәңгәл килү. Балалар бездән үрнәк ала, бернәрсә сөйләп, икенчесен эшләсәк, алар да шулай эшләячәк.
Мин алар белән дусларча аралашырга тырышам. Безнең өйдә аларга карата кырыс мөнәсәбәт юк. Һөнәр сайлаганда да әтисе дә, мин дә икесенә дә ирек бирәчәкбез. Үз юлларын үзләре сайласын. Иҗат юлыннан китсәләр дә, киңәш биреп, ярдәм генә итәчәкбез.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: