Шәһри Казан

Марат Мухин "камыт кигән" – аны нигә ачуланалар?

Композитор һәм аранжировкалар остасы Марат Мухин камыт кигән!

"Матбугат.ру" ачыклаганча, кәләшнең исеме Гөлия Вәлиәхмәтова. Яшь парны котларга якыннары, шоу-бизнес йолдызлары да җыелган.

Инстаграмда Данир Сабиров Маратның хатынына: "Килен, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", - дип язып куйган.

Реклама

Әле зурлап 35 яшен УНИКСта билгеләп үткән Маратның өйләнүе күпләрне шаккатырган, ә кайберәүләрнең хәтта ачуын китергән. Алар Маратны Дилә белән кызын ташлап өйләнүдә гаеплиләр. Моңа каршы каршы: "Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхетле тормыш теләгез лучше! Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телибез", - дип язганнар.

Ә без яшьләргә бәхет, никахларының гомерле булуын телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: