Шәһри Казан

Марсель Вәгыйзов: «Вакыт узган саен көнләшүчеләр арта»

Һәр чишмәнең үз тәме, үз тавышы булган кебек, сәхнәдә моңлы җырчылар да аерылып тора. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов шундыйлардан. Аның тавышын тыңлаганда җаннар моңга төренә. Халкыбыз җырларын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкаручы җырчы егет - безнең бүгенге кунагыбыз.

- Марсель, сөйләшүебезне синең еракта калган балачагыңны искә төшерүдән башлыйк әле.

- Минем дәү әти кубыз, курай кебек уен коралларын үзе ясый да, уйный да иде. Аның гармунда уйнавы әтигә дә тәэсир итми калмаган, ул да оста гармунчы булды. Шуларны күреп үскәнгәдер, биш яшемнән әтинең теңкәсенә тия-тия гармун алдырдым һәм, тиз арада өйрәнеп, авылда кечкенә гармунчы булып йөрдем. Аннары районда уза торган конкурсларда катнашып дипломнар алып кайта башладым. Үзем уйнап җырларга ярата идем.

- Мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлаган егетнең сәхнә юлын сайлавына гаҗәпләнүчеләр дә булмый калмагандыр.

- Аңа беренче чиратта укытучылар аптырады. Укытучыларның кайберләре минем физика юнәлешен сайлавымны теләгән иде. Ә мин мәктәпне тәмамлау белән әтигә теләгемне җиткердем. Ул миңа каршы килмәде.

- Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыкканың ничегрәк хәтердә калган?

- Әле беркөнне генә укытучыбыз Венера Ганиева белән сөйләшеп утырганда: "Хәтерлисеңме, беренче тапкыр минем юбилейда җырладың", - дигән иде. Ул минем беренче курста укып йөргән чак булган. Кичә опера һәм балет театрында узган иде.

- "Бүген җырчыга таланттан башка тагын нәрсә кирәк?" - дигән сорауга һәр җырчы үзенчә җавап бирә. Ә синеңчә?

- Беренче чиратта акыл кирәк, дияр идем мин. Укыганда да кирәк ул. Кайберәүләр Мәдәният һәм сәнгать университетында укуны бик җиңелгә саный. Мин берничә ел укыганнан соң, әбинең сеңлесе: "Син әле һаман шунда укып йөрисеңме, әллә башка җиргә укырга кердеңме?" - дип сораган иде.

- Халык җырлары белән генә популяр булып буламы?

- Бүген халык җырларын тыңлаучы аз. 50-60 нчы еллар җырлары яшьләргә кирәк түгел. Күптән түгел бер мәҗлестә гармунда уйнап җырларга туры килде. Синең башкаруда халык җырлары һәм ретро-җырлар бик ошый, диләр. Мин популяр булам дип түгел, күңелем нинди җыр тели, шуны җырлыйм.

- Марсель, ни өчен сәхнәдә хәзер дә баян белән җырламыйсың?

- Янда яхшы баянчылар булганда уйныйсы килми. Сәхнә болай да үзешчәннәр белән тулган. Ә сәхнә ул халыкка тәрбия бирү урыны булырга тиеш. Хәзер җыр язучылар да күбәйде.

- Үзеңнең дә язып караганың юкмы?

- Мин елга бер-ике җыр гына язам. Интернет аша шигырьләр җибәрәләр. Әгәр ул күңелгә ошый икән, көй бик тиз языла. Күбрәк ретро-җырларны, халык җырларын эшкәртеп, яңадан сәхнәгә чыгарырга яратам. Моннан унбиш-егерме ел элек башкарылган җырлар онытылырга тиеш түгел. Бүген ике-өч ноталы җырлар иҗат итәләр дә, радио-телевидениедән ярты ел әйләндергәннән соң алар юкка чыга.

- Яшьләр фонограммага җырлауга ничек карый икән?

- Тамашачыны алдау ул. Үз тавышың белән җырлаганда бөтенләй башка хисләр җиткерәсең. Мин концертымда һәрвакыт тере тавышка җырлауны максат итеп куям.

- Сиңа узган ел "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Аны ничек кабул иттең?

- Минем Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганга ун ел булды. Мәдәният министрлыгы оештырган күп чараларда катнашырга туры килде. Шуңа күрә исемне дә гадәти кабул иттем.

- Үз концертларыңны оештырырга ярдәм итүчеләр бармы?

- Аллага шөкер, андый кешеләр табылып тора. Иҗади яктан укытучым Венера Ганиева һәрвакыт ярдәмгә килә. Хәтта концертны да үзе алып барды. Матди яктан дуслар булыша.

Реклама

- Дусларың арасында хыянәт иткәннәре юкмы?

- Дус булып йөргән кешеләр арасында андыйлар күбәя бара. Салават Фәтхетдиновның әңгәмә вакытында әйткән бер фразасы миңа бик ошады. Ул: "Дошманың булу яхшырак, чөнки аның кайсы яктан начарлык эшләячәген белеп торасың, ә дусларың бер мәртәбә генә сата", - дигән иде. Вакыт үткән саен көнләшүчеләр арта бара.

- Сәламәтлектән кала синең өчен байлык нәрсә ул?

- Гаиләдә, илдә тынычлык һәм якын дуслар күп булу.

- Хатының Гүзәл синең һөнәреңә ничек карый?

- Ул бит үзе дә Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлады. Без аның белән гастрольләрдә, ул биюче булып эшләгәндә танышкан идек. Хәзерге вакытта Гүзәл заводта эшләп йөри.

- Улыгызның җыр-моңга мөнәсәбәте...

- Шамилгә дүрт яшь ярым. Ул минем җырларны ятлап йөри. Башта миннән күреп гармун шыгырдата иде.

- Гаиләдә бәйрәмнәрне кемнәр белән үткәрәсез?

- Зур бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә авылдан әти-әниләр, Казаннан Гүзәлнең әти-әнисе килә. Безнең өчен шулай күңелле.

- Туган якларга концертлар куярга еш кайтасыңмы?

- Мин ел саен авыл Сабан туенда чыгыш ясыйм. Былтыр Теләчегә кайтып Әниләр көненә бушлай концерт куеп килдем.

- Марсель, алга таба хыял-максатларың да бардыр.

- Хыял бит ул үзгәреп тора. Кеше максатсыз яшәсә, яшәүнең мәгънәсе бетә. Башта фатир аласы килде. Анысы булгач, инде хәзер үз йортыбыз белән яшисе килә. Фатирда ирек җитмәгән төсле. Аннары, үземә юридик белем кирәк, дип саныйм.Үземне мәҗбүр итеп укырга керәсе бар.

- Тавык төшенә тары керә, дигәндәй, җырчы төшенә ниләр керә икән?

- Мәктәптә укыган чаклар төшкә кереп йөдәтә. Без үзебезнең Айдар авылыннан Нырсы мәктәбенә җәяү йөри идек. Иртәнге алтыда ук өйдән чыгып китәбез. Кайвакыт әти йөрткән сөт машинасына утырып барабыз. Ә минем төшкә ерактан килгән "КамАЗ" машинасына таба йөгереп, аңа утырмый калган чаклар кереп йөдәтә.

- Иҗаттан тыш яраткан шөгылеңне дә беләсе килә.

- Универсиаданың халыкка тәэсире булды, дияр идем мин. Күпләр спорт белән шөгыльләнә башлады. Мин кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрим. Бассейнда йөзәргә яратам.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: