16+

Май бәйрәмнәрен ничек уздырдыгыз?

Зөлфия Вәлиева, «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты, Тинчурин театры артисты: - 1 Май көнне «Зө-Ләй-Лә» белән Әлмәттә ял паркында үзебезнең концертыбызны эшләп кайттык. Кеше бик күп иде, күңелле булды. Җиңү бәйрәме алдыннан әнинең туган авылы - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында (Каюм Насыйри туган авыл) һәйкәл ачтык. Аны төзү өчен бөтен...

Май бәйрәмнәрен ничек уздырдыгыз?

Зөлфия Вәлиева, «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты, Тинчурин театры артисты: - 1 Май көнне «Зө-Ләй-Лә» белән Әлмәттә ял паркында үзебезнең концертыбызны эшләп кайттык. Кеше бик күп иде, күңелле булды. Җиңү бәйрәме алдыннан әнинең туган авылы - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында (Каюм Насыйри туган авыл) һәйкәл ачтык. Аны төзү өчен бөтен...

Зөлфия Вәлиева, «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты, Тинчурин театры артисты:
- 1 Май көнне «Зө-Ләй-Лә» белән Әлмәттә ял паркында үзебезнең концертыбызны эшләп кайттык. Кеше бик күп иде, күңелле булды. Җиңү бәйрәме алдыннан әнинең туган авылы - Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында (Каюм Насыйри туган авыл) һәйкәл ачтык. Аны төзү өчен бөтен авыл белән акча җыйдылар. Мин Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырен сөйләдем. 9 Май көнне улым Кәрим Җиңү паркындагы концертта катнашты, баянда уйнады. Ә без - «Зө-Ләй-Лә»ләр кич белән «Арена» сәхнәсендә чыгыш ясадык, шунда салют та карадык. Бакча сезонын ачып җибәрдек.
Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:
- Мондый матур бәйрәм көннәрендә иң рәхәте - авылда әти-әниләргә ярдәм итү, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә утырту, әлбәттә. Кызыбыз булгач, хәзер авылга тагын да ешрак кайтырга тырышабыз. Кечкенә чагында авыл һавасын сулаган бала нык була бит. Май башында Дмитровградка юбилейга чакырганнар иде. Ерак дип бара алмадым. Май аенда гел юбилей заказлары гына. Июль-августта бик күп туй үткәрәсем бар. Яңа, кызыклы уеннар өйрәндек. Кешегә бәйрәм ясау - үзе бер бәхет ул.
Фәридә Сафина, Камал театры артисты:
- Иң зур яңалыгым: күптән түгел «Татарстанның халык артисты» исемен алдым. Бик сөендек. Соңгарак калды, 50 яшькә үк көткән идем. Соң булса да, уң булсын, диләр бит. Әни 95 яшь белән бара. Аның өчен дә бу бик көтеп алынган вакыйга булды. Елмаеп мине котлады, медальне үбеп тә куйды. Ана шатлыгы - иң зур шатлык. Менә күптән түгел генә тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә миңа да мактаулы исемнең медален тапшырдылар. Шул ветераннар арасында үземне сугышчан батыр итеп тойдым. Президентыбыз белән беренче тапкыр фотога төштем. Минем 30 еллык хезмәтемне бәяләүчеләргә мең рәхмәт!
Гүзәлия, җырчы:
- Авылда (Чувашиянең Татар Согыты авылы) әнинең 80 яшьлек юбилеен үткәрдек. Ясин укыттык, 80 кеше: 40 ир-ат, 40 хатын-кыз җыйдык. Мәҗлес беткәч, Казанга китеп бардык. Җир эшендә катнаша алмадым. Хәер, абыем Нәзир утыртасын утырткан иде инде. Мәскәүдән матур чәчәк орлыклары алып кайткан идем, шуларны утыртырмын дип калды. Әни бакчада чәчәк үскәнен ярата. Сагындырган иде авыл. Бер дә китәсем килмәде. Ураза вакытында берәр атнага кайтырмын дип торам. Хәзер Казанда эшләр белән чабып йөрим. Яңа җырлар яздырабыз, дуэтлар әзерлибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading