16+

Мәдинә Гайнуллина: “Калдырып китү җиңел булмас”

Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә Гайнуллина белән әңгәмәбез һәрвакыт ихлас, җылы була. Нәкъ үзе кебек. Ул елата да, елмайта да.

Мәдинә Гайнуллина: “Калдырып китү җиңел булмас”

Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә Гайнуллина белән әңгәмәбез һәрвакыт ихлас, җылы була. Нәкъ үзе кебек. Ул елата да, елмайта да.

- Мәдинә, быел театрда чыккан дүрт премьераның берсендә дә уйнамыйсың. Ни өчен сиңа яңа роль бирмиләр?

Рольләрне бирмиләр түгел, бирәләр. Минем театрдан пауза аласым килде. Гаиләмне калдырып, атналар буена гастрольгә яки фестивальгә чыгып китә идем. Әллә олыгая башладыммы, вакытымны күбрәк гаиләм белән үткәрергә теләдем. Икенче сәбәбе - коллегаларыма, яшь артистларга юл бирү. Юкса, "Медея" спектакленнән соң, "мин дә урындыкта акырып утыра алам" кебек сүзләр ишетелде. Мин бу роль белән Казахстанда, Татарстанда, Россия күләмендә лауреат исемнәре алдым. Минем беркая да танышларым да, элемтәләрем дә юк. Сәхнәгә үз көчем белән чыктым һәм үз тырышлыгым белән барам. Мине күргәннәр икән, рәхмәт. Ә бит күләгәдә калган талантлы артистлар шактый. Үземне бәхетле артист дип саныйм. Күңелдә авыр сүзләрдән җыелган төерне чишү өчен мин театрдан пауза алдым.

- Төерең чишелә башладымы?

- Өйдә күбрәк торгангамы, балаларым белән күбрәк аралашкангамы, төерем йомшакланды.

- Ял итүең алга таба нинди борылыш алыр дип уйлыйсың?

- Пауза алу мин театрдан киттем, дигән сүз түгел. Режиссерларның минем белән эшләргә теләкләре зур. Минемчә, бу яшемә инде мин артыгы белән уйнадым. Сәхнәдә гел син булып тору да матур күренеш түгел. Яшьләрне дә чыгарасы килә. Аннан соң пауза алуымны җитәкчегә каршы бару протесты дип кабул итәргә кирәкми. Театрыбыз җитәкчесен бик хөрмәт итәм. Аның да миңа карата булган хөрмәтен тоям. 

- Сине “шартлар” дәрәҗәгә җиткерү авырмы? Соңгы арада күңелеңә тигән очрак?

- Вак-төякләргә игътибар бирергә тырышмасам да, ул бит җыела. Ә инде бер җыелса, чәйнәп өзәм. Мине шартлар дәрәҗәгә җиткерер өчен бик озак вакыт таләп ителә. Тормышымда бер-ике тапкыр гына  шундый очрак булды. Моңа шактый вакыт узды инде. Мине нахакка гаепләделәр. Ул кешегә башка минем бүлмәгә кермәслек итеп дөреслекне аңлаттым. Аллаһы Тәгалә кирәкмәгән кешеләрне үзе ала, шуңа күрә аларны кайтарыйм дип интегәсе дә түгел. Киткән кешеләр өчен борчылмыйм. Әйе, авыр була, ләкин вакыт төзәтә. Сораулар җыелса, вакытка тапшырам. Күңелгә тигән очракка килгәндә, быел театр сәхнәсен төзекләндерделәр. Такталарын куптару өчен бөтен артистларны чакырдылар. Янәсе, тарихи вакыйга. Артистлар сәхнәгә менеп такта куптарды, әмма мин анда менәргә кыймадым. Бу минем өчен зур стресс булды, шул көнне чәчемне кистердем.

- Театрдан башка яши алыр идеңме?

- Күптән түгел театрдан киткән бер артисткабыз болай диде: "Театрдан киткәч, авырлыгы бар икән". Мин бөтенләй театрдан китсәм, үземне югалырмын дип уйламыйм. Ләкин 70 процент энергиямне биргән театрны калдырып китү, әлбәттә, җиңелләрдән булмаячак. Аннары акмаса да, эш хакы тамып тора. Ул ягы да бар. 

- Карап торышка, син иркә хатын-кызга охшаган...

- Күпләр мине җитеш тормышта иркәләнеп үскән дип уйлый. Кыйбатлы машинадан төшеп, биек үкчәле туфлидан өйгә кереп киткәнемне күзәтүче кайбер кешеләр минем хакта: “бер проблемасы юк”, - диләр икән. Минем балачагым шундый авыр булды. Ниләр генә күрмәдем мин. Миңа ике яшь булганда, әти-әнием аерылыша да, әни кабат кияүгә чыга. Үз әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. Ул 55 яшендә яман чирдән китеп барды. Ә бу әтием 2 яшемнән алып, шушы көнгә кадәр үстерде мине. Алар гаиләдә алты бала булган: апасы, сеңелләре, энеләре. Әнием 21 яшендә гөрләп торган ишле гаиләгә килгән. Әти белән әни әтинең бөтен туганын күзле-башлы иткән, чөнки үз әти-әниләре бик иртә үлгән. Әтине искә алуым рухына дога булып ирешсен иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине үз канаты астына сыендырды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, елады, бәхил булып китүен әйтте. Быел борчулар күп булды. Башта әнием бик нык авырып хастаханәдә ятып чыкты. Коронавирус белән түгел. Аннары әтиемне югалттым.

- Олы улыңа ел саен операция ясатасыз...

- Улымны 2 яшь тә 9 ай вакытында операция өстәленә салдым. Туганда, табиблар авызын җәрәхәтләде, теш казнасын сындырды. Миңа бу хакта әйтмәделәр. Ул дөрес ялганмаганга күрә, теш казнасының бер ягы үсмәде. Кешенең скелеты 20 яшькә кадәр формалашу сәбәпле, без әлегә кадәр ел саен Мәскәүдә операция ясатабыз. Операция алтышар сәгать бара. Баланы операциягә кертү бер, ә аннан чыкканын көтү бик авыр. Нервыдан башымны кашып, канатып бетергән идем. Илданга тиздән 18 яшь тула, Алла теләсә. Аның тагын ике операциясе калды. Бер операциянең бәясе бер миллион сумнан артык. Моннан тыш, Германиядән аппарат кайтартабыз. Улым моны 12 яшендә белде. “Ничек бар шулай калдырыгыз, мин түзәм, зинһар акчагызны түкмәгез”, - дип елады. Үзем генә тынычландыра алмагач, ирем Илдарны Мәскәүгә чакырттым. Ирем: “Эшне башлаганбыз икән, ярты юлда калдырмыйбыз. Үзебез исән булганда, без сине аякка бастырабыз”, - диде.

- Ярдәм итүчеләр бармы?

- Ирем - алтын куллы, аның белмәгән эше юк. Мин аңа кияүгә чыкканда, аның өч катлы зур йорты бар иде. Бала тугач, операциягә акча кирәк булды. Өйне сатып, тулай торакта яшәдек. Өйне сатканчы, бармаган, сорамаган кешем калмады. Барган һәр җирдә хәлемне елый-елый сөйләдем. Бер-ике, ә кемдер биш мең сум акча күчерде. “Татнефть” оешмасы ике тапкыр 50 мең сум белән ярдәм итте. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм. Илдар: “болай интегеп йөрмә, җаен табарбыз”, - дип туктатты мине. Без сынмадык та, сыгылмадык та. Икенче улыбыз да тулай торакта яшәгәндә туды. Алга таба йорт салып, шуны сатып операция ясата торган булдык.

- Им-томчыларга барганың булдымы?

- Бервакыт бер әбигә бардым. Ул болай диде: “Табиблар авызын җимергән, табиблар төзәтәчәк”, - диде. Улыбыз чибәр егет булып үсте, Аллаһка шөкер. Йөзендә берни дә күренми дә, беленми дә. Иптәшләреннән кыенсынмасын дип, гел пластик операция ясатып торабыз. Бәхет түгәрәк булмый, диләр. Бер китек җир була торгандыр инде ул. Безгә дә менә шундый сынау бирелде. Ләкин без ул сынауны үтеп киләбез. Бүгенге көндә мин үземне бәхетле дип саныйм. Ирем белән кичергәннәрне, ачы бала кайгыларын дошманыма да теләмим. Минем дошманым юк, әмма мине дошман сайлаучылар бар. Миңа таш атсалар да, мин аш атам. Кайвакыт кешеләргә: “Синең бу проблемаң проблема түгел, сиңа зур проблемалар күрергә язмасын”, - дип аңлатасым килә. Бервакыт Рабит Батулла болай дигән иде: “Кешене кешедән аеру өчен кешенең үзенә куркыныч бер фаҗига кичереп карарга кирәк”.  

- Мәдинә, пандемия вакытында барлыкка килгән һөнәрең турында сөйлә әле.

- Балачактан бәйләргә яратам. Пандемия вакытында сумкалар бәйли башладым. Акча өчен дә түгел, күңелем кушканга. Бу иҗат белән шөгыльләнеп мин рухи азык алам. 

- “Татар сүзе” проектында да көчеңне сынарга булгансың. Анда нинди иҗат җимешең белән катнашасың?

- "Татар сүзе" проекты өчен Эльмира Җәлиловадан махсус шигырь яздырдым. Шул шигырьгә Миләүшә Хәйруллина музыка язды. Яшерен-батырын түгел, татар теленең көче кими бара. Шуңа да видеоның эчтәлегенә шушы вәзгыятьне салдым: ә, ө, ү, ң, җ, һ татар хәрефләреннән орлык ясап, җиргә күмдем. Тик өмет беркайчан да сүнми, орлыкларым да шытып чыкты. Ахырдан мин йөкле булып калам. Бу үземнән соң тагын бер татар калдыруымны аңлата. Татар үлергә тиеш түгел. Видео бала тавышы белән тәмамлана. Берәр эшкә алынсам, бөтен җаным-тәнем белән эшлим. Иҗатымны аңларлармы, юкмы белмим. Әмма театр директоры карагач, елады. Әгәр икенче турга узсам, 2021 елның 21 февралендә Казанда узачак чарага эләгәчәкмен. 

- Улларың татар телен яхшы беләме?

- Өйдә балаларга русча сөйләшергә рөхсәт итмибез. Рус мәктәбендә укысалар да, балаларымның өчесе дә чип-чиста татарча сөйләшә. Мин үземнән соң да, балаларымнан соң да татар калуын телим. Татардан татар туачак. Татарлар уяныр әле, дигән өмет яши.

- Тиздән Казанда кызыклы һәм үзенчәлекле кичә оештырырга җыенасың. Тамашачы аны кайчан күрә алачак?

- Театрда эшләүче җырчы артистлар белән спектакльләрдән алынган шигырьләр-җырлар кичәсе оештырырга телим. Бу идеяне Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова да күтәреп алды. Пандемия аркасында проект 2021 елга кичектерелде.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading