16+

«Мин алтын матур чәчәк» дип җырлаучы TATARKAның тагын бер үзенчәлекле клибы дөнья күрде (ВИДЕО)

Ира Смелаяның "TATARKA - АЛТЫН // ALTYN" клибы тиз арада хитка әйләнеп, аңа танылу алып килгән иде.

«Мин алтын матур чәчәк» дип җырлаучы TATARKAның тагын бер үзенчәлекле клибы дөнья күрде (ВИДЕО)

Ира Смелаяның "TATARKA - АЛТЫН // ALTYN" клибы тиз арада хитка әйләнеп, аңа танылу алып килгән иде.

Бүген Ютубта аның тагын бер яңа клибы дөнья күрде. Әлеге клипны ул ире Little Big төркеменә нигез салучы Илья Прусикин белән берлектә төшергән. Җыр "U can take" дип атала. Җырны Ира татар телендә, ә кушымталарын ире инглиз телендә башкара. Әлеге язманы әзерләгән вакытта клипны 270 меңнән артык кеше карап өлгергән иде.

"Мин алтын матур чәчәк" дип җырлаучы кыз Ира 1991 елда Чаллыда туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» тамашасын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бара.

Ира Смелаяның Ютубтагы видеоканалы 2014 елның 24нче июлендә ачылган. Хәзерге вакытта аның каналының 450 меңнән артык язылучысы бар, аларның саны шулай ук клип дөнья күргәннән соң, ике тапкырга арткан.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading