3 ел ярым элек "Шәһри Казанга": «Мин башкалар кебек колхоз түгел!» түгел дип интервью биргән Вероника Кузнецова тәүге тапкыр әни булды.
- Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы, ял итеп ятабыз. Улыбызның авырлыгы - 3800 гр, буе - 53 см. Беренче тапкыр булгач, бик курыктым. Ләкин яхшы уйда, уңай нияттә булырга кирәк. Сабыйга исем сайламадык әле. Улыбыз туу - Яңа елга иң шәп бүләк булды! Яңа елны улыбыз белән өйдә каршы алачакбыз, Алла теләсә, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Вероника Кузнецова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар