Бик беләсегез килсә, бу атнада, ягъни 13 майда сары тузганаклар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык.
Скопировать ссылку
Бик беләсегез килсә, бу атнада, ягъни 13 майда сары тузганаклар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык.
Алар өчен чәчәк бирү яки кабул итеп алу гадәти күренешме? Үзләре нинди чәчәкләр ярата? Барысын да белештек, әлеге язмада җаваплары белән таныша аласыз!
“Чәчәк бирүне акча туздыру дип санасам да, матур бәйләмнәрне хатыныма бүләк итәргә туры килә, чөнки кызыбыз чәчәк сорый. Үзенә генә түгел, әнисенә дә бүләк итүләрен тели, ә мин каршы килмим”, - дип елмая Миндияр Шәймарданов. Ә җырчының яраткан һәм танып белгән бердән-бер чәчәге ул – гөлчәчәк, ягъни розалар булып чыкты. “Хатыным аларны бик ярата”,– ди ул.
Комментарийлар