16+

“Мыек белән майка һәрчак машинада йөри”: пандемия таныткан блогерлар

Кемдер пандемияне сүкте, икенче берәүләр киресенчә, аның файдасын күрергә ашыкты. Мисал өчен блогерлар. Блогерлар гына түгел, аз гына фантазиясен эшкә җигеп, ялкаулыкларын җиңгән артистлар да аудиторияләрен киңәйтте.

“Мыек белән майка һәрчак машинада йөри”: пандемия таныткан блогерлар

Кемдер пандемияне сүкте, икенче берәүләр киресенчә, аның файдасын күрергә ашыкты. Мисал өчен блогерлар. Блогерлар гына түгел, аз гына фантазиясен эшкә җигеп, ялкаулыкларын җиңгән артистлар да аудиторияләрен киңәйтте.

Мисал өчен, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева. Аларның социаль челтәрдәге сәхифәләре – чынбарлык тормышның чагылышы.
- Без видеоларны моңа кадәр дә, “Хатын ир” программасы өчен төшерә идек. Тик аларны инстаграмга күп чыгармадык. Әллә нигә бер генә төшерә идек инде. Узган елны да куйгаладык, быел пандемия вакытында бу эш даимиләште. Видеоның идеясе дә, сценарий да, гадәттә. минем башка килә. Аннан Ләйсән белән бергә утырып, шомартып бетерәбез. Үзем теләсә нәрсәдән кызык табарга тырышам. Безнең яңа персонаж “Җиләк Кычытканова” да килеп чыкты. Ләйсән “оста” бакчачы ролен башкара. Барысы да тормыштан алына. Мисалга – балыкка бару. Караучылар: “Мин дә бит иремне шулай аптыратып бетерәм”, дип язалар. Кеше үзенә башка күзлектән, читтәнрәк карарга тиеш. Гаиләдәге хәлләр вакытында аны әллә ни уйламыйсың, миндә генә шулаймы икән дисең. Ә чынлыкта – бөтенесендә шул. Шуңадырмы, ир белән хатын темасына кагылышлы видеолар популярлашып китте, чөнки халык үзен күрә, таный. Шуңа ул халыкка якын, - дигән фикердә Булат. Монтажлау эшен Булат үзе башкара. Хезмәтенә күрә җимеше, дигәндәй, икесенең дә язылучылары да сизелерлек арткан.

Пандемиянең тагын бер җимеше — Шәрәпҗан. Рамил Шәрәпов аның ярдәмендә язылучыларын 60 меңгә арттырган!
- Апрель башы- март ахырларында минем якынча 82 мең язылучым бар иде. Хәзер 148 мең. Пандемия вакытында Шәрәпҗан барлыкка килде. Күбрәк “көн кадагы” темаларына төшерәбез. Законнар алмашынып тора, юк-бардан тема килеп чыгарга мөмкин. Кайчагында язарга кирәк, дип утырасың һәм андый вакытта килеп чыкмый. Көтелмәгән вакытта идея туарга мөмкин. Кайвакыт берәр кая йөреп кайтырга барабыз, видео төшерергә уйламаган да булабыз. Әмма мыек белән майка һәрвакыт машинада йөри. Видео бер дубльдән дә килеп чыккалый, кайвакыт алты дубль ясарга кирәк, - ди Рамил Шәрәпов.
Мыегын ул 2012 елда, әле театрда эшләгәндә ясаткан була. Майкасы исә — әтисенеке.

- Шул мыек килеп чыкты берзаман. Артист булгач, эшсез ятасы килми. Берәр кызык яздырып карыйк әле дип башланган эш. Күбрәк халык өчен тырышам инде, аларга ошагач. Күбрәк күңелләрен күрергә дип эшлим. Шәрәпҗан минеке генә түгел бит, Шәрәпҗан – халыкныкы. Көчемнән килгән кадәр ул образны үстерергә тырышачакмын, - ди Рамил.

Сәхнә тормышы белән бик үк бәйле булмаган, әмма сәхнәдән ерак та тормаган Айдар Габидуллин да пандемияне 8 мең чамасы язылучы белән каршы алган иде. Хәзер исә аларның саны 23 меңнән артык.
“Чатырдап” торган мишәр егете дип уйлый инде күпләр аның хакында. Өстәвенә шаян, шук та. Ә чынлыкта Айдар Габидуллин бөтенләй дә башка, алай гына да түгел, гомумән дә “цыкылдамый”, “чыкылдамый” торган мәҗлесләр алып баручы булып чыкты.
 Әлмәт егете ул! Шәһәр малае булса да, татарчаны су кебек эчә.
- Инде 12 ел мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнәм. Үзем Әлмәт шәһәреннән, гаиләм белән шунда яшим. Югары белемем туризм өлкәсе белән бәйле, - ди Айдар. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда Айдар Габидуллин мишәр егете “маҗаралары” белән популярлык казанды.

- Бу минем образым гына. Имеш, әрсез мишәр егете. Чынбарлыкта алай "чы"кылдамыйм мин. Гомумән дә, миндә мишәр каны юк. Минем беренче видео да очраклы рәвештә килеп чыкты. Тирес түгә идем, хатыным сыерчык сайравын тыңлар өчен камераны кабызган. Әрсез мишәр егете булса сиңа шулай бәйләнер иде мин әйтәм, төшер әйдә, дим. Беренче видео шулай килеп чыкты. Башта хатыным үзенең аккуантына куйды, чөнки минем аккаунт профессиональ юнәлештә иде. Аннан аңа сибелде хатлар, комментарийлар, видеоны үземнең аккаунтка да урнаштырдым. Аны әллә нинди блогларга куеп бетергәннәр, кыска арада видео күп караулар җыйды. Ә калган серияләре инде сценарий буенча, уйланылып төшерелде. Хатыным күптән социаль челтәргә видеолар куй, алар кызык дип әйтә иде, үз-үземә ышаныч җитмәде. Якын кешесе булганга, аңа гына шулай кызыктыр дип уйладым. Барыбыз өчен дә җиңел булмаган шушы чорда кешеләрнең кәефен күтәрә алам икән бу сериал белән – мин бик шат, - ди Айдар.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading