16+

Ни өчен “Казан егетләре”нең составы үзгәреп тора?

“Казан егетләре"нең солистлары гел үзгәреп тора. Яңа дүрт егеткә күнектек кенә дигәндә, янәдән үзгәрешләр барлыкка килде. “Казан егетләре” төркеменнән Радик Шәрәфиев китте. Төркемдә солистлар алышуның сәбәбен ачыкларга булдык.

Төркемне 1996 елда Рафаэль Мәҗитов оештырып җибәрә. Бүгенге көндә дә ул “Казан егетләре"нең продюсеры булып кала. Гадәттә, продюсерлар артистлар белән контракт төзиләр. Ә “Казан егетләре”ндә контракт юк. Хикмәт шунда икән.

- Контракт, минем өчен, кешене читлеккә ябуга тиң. Кешенең китәсе килсә, ул китә. Радик белән дустанә мөнәсәбәтләрдә калдык. Дошманнарыбыз юк. Җырларны яңадан яздырабыз, репертуар өстендә эшлибез. Төркемгә яңа егет эзлибез. Төркемдә бар да яхшы, эш туктамый, - дип уртаклашты “Казан егетләре” төркеме солисты Айсаф Хаҗиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы урын буш тормас Унышлар сезгэ,Казан егетлэре!

    Мөһим

    loading