Шәһри Казан

Ни өчен Лилиана Ирназарова улының чәчен буята?

Җырчы Лилиана Ирназарова 9 яшьлек улы Назарның чәчен кызыл төскә буяткан. Әнисе улына елга бер тапкыр чәч буятырга дип сүз биргән икән. Ни өчен?

- Хәзер егетме ул, кызмы - барысы да чәч буйый. Заманасы шундый. Бала үзе теләгәч, мин каршы килмәдем, әмма шарт куйдым. "Әгәр уку елын "бишле" билгеләренә генә тәмамласаң, чәчеңне буярбыз", дидем. Ул "бишле"гә укыды, миңа исә вәгъдәмне үтәргә туры килде, - дип сөйләде безгә Лилиана.

Реклама

Җырчы беренче тапкыр улының чәчен балалар бакчасыннан мәктәпкә күчү хөрмәтенә буяткан булган. "Аннан соң беренче сыйныфны тәмамлагач буядык. Ул вакытта мелирование ясаттык. Бу юлы яшел төскә буятырга теләгән иде, мин кызыл төс сайларга күндердем. Атнасына 3-4 дүрт тапкыр баш югач, буяу тиз чыгып бетте, мелирование гына калды", - диде җырчы.

Фото: https://www.instagram.com/p/B-_RKZKJKO2/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: