Шәһри Казан

Нияз Рахман өйләнде! (+ ФОТО)

Хәтерләсәгез, август аенда танылган алып баручы Нияз Рахманның сөйгәненә тәкъдим ясавы турында язган идек. Бу ялларда Ниязның никахы булды. Кияү егетен котлап, үзенә шалтыраттык.

“Никахыбыз “Ирек” мәчетендә узды. Анда бары тик әти-әниләр һәм иң якын туганнар гына чакырулы иде. Никахтан соң фотосессия булды, ә аннан никах мәҗлесенә җыелдык. Тантананы “Болгар радиосы”ның “ВәтШәәп Шоу” егетләре Газинур Фәйзуллин белән Илшат Вакказов алып барды. Мәҗлестә җырчы кунаклар да бар иде – Ришат Фазлыйәхмәтов, Фәридә Әхмәтшина (“Фәридә-Алсу” дуэты), Эльвира Хамматова, Илшат Сафин, Рәфис Кәлимуллин. Никах туебыз истә калырлык итеп бик күңелле узды”, - дип сөйләде Нияз Рахман.

Никах туена барлыгы 50ләп кеше килгән. Кәләш Эльза Башкортстаннан булгач, күрше республикадан да кунаклар булган. Яшьләрнең Төркиядә танышуларын язган идек инде.

Ә ширбәт аена килгәндә, Нияз Рахман коронавирус сәбәпле, чит илгә барырга теләмәвен әйтте. “Бәлки кыш көне карлар яугач барырбыз”, - диде ул.

Реклама

Нияз белән Эльзаны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: