16+

Нурсана һәм Алмаз Хөсәеновлар: “Икенче каттан күреп гашыйк булдым”

Интернет киңлекләрендә матур итеп шигырь укучылар күп. Әмма бу парның башкаруы күңелгә аеруча нык тиде.

Нурсана һәм Алмаз Хөсәеновлар: “Икенче каттан күреп гашыйк булдым”

Интернет киңлекләрендә матур итеп шигырь укучылар күп. Әмма бу парның башкаруы күңелгә аеруча нык тиде.

“Икебез дә үпкәләп йөри белмибез”
Баксаң, алар Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры актерлары – Нурсана һәм Алмаз Хөсәеновлар булып чыкты. Бу иҗади гаилә белән якыннанрак танышасы килде. Бәхетләре уртак, ә язмышлары охшаш булып чыкты.

- Алмаз, әтиегез сезгә 12 яшь булганда ук вафат булган. Тормышыгызны иҗат белән бәйләүдә аның да өлеше бардыр?
- Без авылда дәү әти, дәү әни белән бергә яшәдек. Шундый зур күмәк гаиләдә туып-үстем. Йортыбызның ишеге гел ачык булды, туганнар да бик еш кунакка кайта иде. Кечкенә чакта мине гел биеттеләр. Шул чакта абый-апалар: “Үскәч кем буласың?” - дип сорашканы хәтеремдә. Әти гел: “Артист булачак ул”, - дип әйтеп куя иде. Бәлки, шул сүзләр колакка кереп калгандыр. Аллаһның “амин” дигән чагына да туры килгән, күрәсең. 12 яшемә кадәр тормышның бер ачысын-төчесен күрмичә, әти-әни кочагына сыенып яшәдем. Әтинең үлгәч, балачак та беткән кебек булды. Аның  вафатын бик авыр кичердем. Әти вафат булган елны апам Казанга укырга керде. Ул шәһәргә китеп, олы тормышка аяк басты. Кечкенәдән бергә уйнап үскәч, аны да бик юксындым. Ә әтинең үлеме бөтенләй аяз көндә яшен суккан кебек булды. Әти белән ул арасы аеруча якындыр ул, әтине юксынган чаклар күп иде. Күпме вакыт узса да, бер генә мизгелгә дә истән чыкмый. Урыны оҗмахта булсын.

- Әниегезгә үзенә генә тормыш арбасын тарту кыен булгандыр...
- Әнигә булган хөрмәтемне сүз белән аңлатып бетерә алмыйм. Ул минем өчен әни дә, әти дә, дус та булды. Әнидән серләрем юк, без һәрчак барысын да уртага салып сөйләштек. Элек әни: “Җылы киен, урамда салкын бүген”, - дип борчыла иде. Ә хәзер мин дә көн саен әнигә шалтыратып: “Ашадыңмы әле? Урамда салкынча, җылырак киен”, - дип әйтеп куям, гәрчә әни миннән күпкә иртәрәк уянса да. Ул озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды. Әлбәттә, аңа җиңел булмагандыр, тик ул зарланмады. Безгә тәрбия биреп, аякка бастырганы, гомумән, бу дөньяда яшәвем өчен дә әниемә рәхмәтлемен.  

- Нурсана, сезнең дә балачагыгызда сынаулар күп булган икән...
- Мин Казанның Мәскәү районында урнашкан Левченко поселогында дөньяга килдем. Әнием китапханә мөдире булып эшләде, хәзер лаеклы ялда, әти заводта гади хезмәткәр булып эшләгән. Миңа бер яшь тә сигез ай булганда әтием яман шеш белән авырып бакыйлыкка күчә. Балага әти дә, әни дә кирәк. Әти-әниле булып үскән бала пар канатлы була. Миңа бу бәхет татымады, кызганыч. Ата назына сусап яшәдем. Минем дә башка балалар кебек әти белән бәйле иң якты хатирәләрне кичерәсем килде. Әмма мин бик кечкенә идем шул, ә сеңлем әле тумаган да иде. Әти 4 ай хастаханәдә үлем түшәгендә ятканда әни сеңлем белән авырлы булган. Әнигә әти белән күп рентгентлар үтәргә туры килгән, шуңа сеңлем тугач, ул озак еллар авырды. Миңа ике яшьтә үк үсәргә, сеңлемне карашырга туры килде. Безне әнием белән ике дәү әнием тәрбияләде. Әни бөтен барлыгын безгә бүләк ите. Сеңлемне бик иркәләде, чөнки. Тугыз яшемә кадәр мин күбрәк дәү әни (әтинең әнисе) карамагында тәрбияләндем, шуңа телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне күбрәк дәү әнием биргән дип саныйм. Ул яшьли сукыр калса да бик матур итеп гармунда уйный, әкиятләр сөйли, мөнәҗәтләр, бишек җырларын көйли иде. Дәү әниемнең көйләп сөйләгән "Сак-сок" бәетен елый-елый тыңлаганым әле дә хәтердә. Аның күзенә операцияне дөрес ясамаганнар, шуңа күзләренең карасы юк иде. Ләкин ул үзенең фатирында күбәләк кебек очып кына йөри, һәр әйбернең урынын белә иде. Безне көн дә камыр ризыклары белән сыйлап торды. Без кайвакыт, хәтта, дәү әни сукыр булып кылана гына микән дип уйлап куя идек. Дәү әниле кеше – бәхетле кеше инде. Ә мин икеләтә бәхетле идем. Безне бик яраттылар. Юкка гына: "Баланың баласы - балдан татлы", - димиләр бит. Үз балаларың үскәндә әти-әни күп вакытын эшкә бирә, ә инде безгә, оныкларына инде бөтен җанын бирде. Аның киңәшләрен тыңлап, тәрбиясен тоеп үскән бала мин, ә андый дәү-әниләрнең оныкларының күңеле матур була. Дәү әни догалары мине хәзер дә саклап, яклап йөртә әле. Ә катлаулы тормыш юлында сабыр һәм тәвәккәл булырга мине әни өйрәтте. Мең-мең рәхмәтле мин үземнең газиз кадерле әниемә. Әнием, дәү әниләрем һәрчак өлге булды. 

- Сез ялгышмасам, башта укытучы һөнәрен алгансыз. Юлларыгыз театр белән ничек кисеште соң?
- 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда әнием авырып китте һәм куркудан мине тизрәк белем алып, һөнәрле итәсе килде. Казан педагогия көллиятенә укырга керергә үгетләде. Әмма мин бер дә үкенмим, көллият иң матур, бәхетле еллар белән хәтердә уелып калды. Театрга һәм шигърияткә мәхәббәт нәкь менә шул чорларда туды. Илсөяр Хәбибулловна, әдәбият дәресләрен шундый үтемле, кызыклы алып бара иде ки, без аның һәр әйткәнен су кебек йотып бардык. Нәкь менә ул: “Син шигырьне аңлап, хисләрне тулысынча тоеп башкарасың. Бу юлны ташлама”, - диде. Әни дә шул ук фикердә иде. Нәселемдә дә гомерләрен театр белән бәйләүчеләр бар. Көллиятне тәмамлагач, укымны дәвам итеп Казан театр училищесына һәм Казан Федераль Университетының филология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Ике җирдә укуы җиңел булмаса да, артист булу хыялы бик көчле иде. 

- Алмаз, сез пластика һәм бию алгы планга чыккан спектакльләрдә еш уйныйсыз. Бик үзенчәлекле тәҗрибә. Аңа ничек әзерләнергә?
- Минем әни дә бик оста бии. Ул хәзер дә мәдәният йортында уза торган чараларда чыгыш ясый. Әни безне кечкенәдән татар халык көйләренә биетә иде. Дөрес, пластика, биюгә нигезләнгән спектакль, әсәрләр белән кызыксынам. Бу бик үзенчәлекле аралашу чарасы. Хәрәкәтләр аша да кешегә билгеле бер фикер җиткереп, уйландырып була. Көндәлек тормышта да эчке халәтебез хәрәкәтләребездә чагылыш таба. Мондый спектакльләргә әзерлек өчен махсус бию дәресләре алмадым. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиевнең “Таң вакыты” шигъри-пластик спектаклендә мин төп рольдә. Геройның хис-кичерешләрен генә анализламыйм, үземне берникадәр аның урынында кебек хис итәм. Тамашачының бу спектакль турында килеп фикер әйтүе, уйлануы бик кадерле. Моңа өстәп спектакль аша үземнең дә эчке халәтемне күрсәтә алуыма да бәхетлемен. 

- Мәдәният өлкәсендә акча юк диләр. Сез театрдан тыш башка проектларда да катнашасызмы?
- Иҗат кешесе акча артыннан йөрмидер ул. Юк кына гозерне үтәгәч тә, акча сораган артистларга сәерсенеп карыйм. Минем өчен акча беренче урында булмады. Акча күп булса да, беркайчан да җитми. Аңа гына табынып яшәмим. Театрдан тыш театр әһелләре союзлары үткәргән лабораторияләрдә катнашам. Шәһәрдә дә иҗади проектлар күп, шөкер. Гомумән, мин яңалыкларга ачык, үземне төрле яклап сынарга яратам.

 – Сезне театр кавыштырган. Беренче очрашуыгызны хәтерлисезме? Ничек булды ул?
Алмаз: Беренче очрашуыбыз бик кызык булды. Казан театр училищесына укырга кергән ел иде. Безне уку башланыр алдыннан көллиятне уку елына әзерләргә чакырдылар. Мин бер бинадан икенче бинага газета-журналлар ташый идем. Кинәт кенә: “Сәлам, Алмаз”, - дигән тавышны ишеттем. Башта аңламыйча аптырап калдым. Баксаң, кызлар икенче катта тәрәзә юалар икән. Таныш кыз минем үтеп барганны күреп эндәшкән. Башымны өскә  күтәрдем, ә анда шундый чибәр таныш түгел кыз тора. Сәлам биргән танышым турында бөтенләй оныттым. Шул гүзәлдән күзләремне ала алмадым. Бер мизгелдә йөрәк әллә нишләде. Бу гаҗәеп чибәр кыз - Нурсана иде. Китапханәгә кердем дә, башкалардан аның турында сораштыра башладым. “Барып таныш”, - дигәннәр иде, нишләптер югалып калдым. Ә бу минем шәһәрдә соңгы көнем иде. Шушы хисләрем белән авылга кайтып киттем. Бер атнадан соң уку башланды.  Нурсана белән бер төркемдә укуыбызны белгәч, шаккаттым. Керү имтиханнарында ничек күрмичә калганмын икән? Тик шулай да икенче катның тәрәзәсеннән күреп гашыйк булдым. Шул беренче очрашуыбыздан мәхәббәт утында янып-көеп йөрдем инде. Нурсананың игътибарын бик озак яуладым, без тиз генә кавышмадык. Әмма сүзләремдә нык тордым, шулай булырга тиештер дә. Барыбер тормыш иптәшен сайлаганда, аны төрле яклап сынап та карыйсың. 
Нурсана: Алмазның уңганлыгы, таләпчән булуы, зирәклеге, шул ук вакытта мәрхәмәтле, кешене тыңлый, аңлый белүе мине әсир иткәндер. Ике ел очрашып йөргәч, театрга эшкә урнашкач никах укыттык. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Алмаз янә­шә­дә бул­ган­да, үземне таш дивар ар­тын­да ке­бек то­ям. Улыбыз Марсель өчен җанын да кызганмый торган әти, безнең иң кадерле кешеләребез - әниләребезне күтәреп йөртергә әзер ул, кияү, бертуган апасын кайгыртып яшәүче энекәш – болар барысы да Алмаз турында. Әле үз парларын, сөйгән ярларын очратмаганнарга, "бар, бар ул мәхәббәт!" дип әйтәсем килә. Шулай ук миңа бик кадерле кешем кайнанам, әниемә рәхмәтлемен. Ул миңа шундый ышанычлы тормыш иптәшен бүләк итте. Мине үз баласы кебек якын күрә. Алар булганга мин бик бәхетле! Ходаема мең рәхмәтлемен! Кайгы-хәсрәт күрми, безгә шулай гел терәк-таяныч булып озын-озак яшәргә язсын әниләребезгә!

 – Сезне башка театрлар да эшкә чакырган булганнардыр. Ни өчен нәкъ Түбән Кама? 
Алмаз: Күп кенә театрлардан тәкъдимнәр булды. Минем Нурсанә белән бер театрда эшлисем килде, шуңа күрә үзем театрлар эзли башладым. Шулай очраклы гына Түбән Кама театрына тап булдым. Бу минем өчен ят җир түгел. Түбән Камада әти-әни ягыннан туганнарыбыз яши. Хәтта Түбән Кама театрында балачакта төшкән фотосурәт тә бар. 
Нурсана: Әни үсмер чагында берничә атнага монда кайта торган булган. Бу шәһәр турында бик матур хатирәләр белән бүлешә иде, шуңа аны тизрәк күрергә теләдем. Театр училищесын тәмамлагач, Түбән Камада театр барлыгын белгәч, театрның директоры Рөстәм Галиевка шалтыраттык. Ул чакыргач, озак уйлап тормыйча Түбән Камага таба юл тоттык. Эшкә урнашырга килгәндә, Химиклар урамындагы алмагачлар буеннан-буена чәчәк ата иде. Шул чак шәһәргә бер күрүдән гашыйк булдым. Аның киләчәге матур, якты булыр, дип ышанам. Менә быел театрда эшләвебезгә 10 ел була. Үтте дә китте, әле кичә генә килгән кебек.

– Ир-баш, хатын-муен диләр. Сезнең гаиләдә шулайракмы?
Нурсана: Бу мәкаль безнең гаиләгә тулысынча туры килә. Баш кайсы якка борылса, муен да шул юнәлешне ала. Хатын-кыз ирсез, ә ир-ат хатын-кызсыз яши алмый. Аллаһы Тәгалә аларны бер-берсе өчен бар иткән. Үзеңнән уйлап чыгарып, ниндидер яңа юнәлешләр булдырып, канунга каршы барырга ярамый. Ислам дине өйрәткәнчә яшәргә кирәк дип уйлыйм. Хатын-кыз гына ир күңеленә юл таба белә. Халык: «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын» – ди. Ир-атның нинди булуы хатын-кыздан, бездән тора. Ләкин гүзәл затларда киңәш бирә алырлык акыл булырга тиеш. Ир дә хатынына шәхес буларак үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Миндә тоемлау көчле. Алмаз әйткән фикерләр дә, башкарган эшләре дә дөрес булып чыга, шуңа киңәшләшеп яшибез. 

-Улыгыз да сезнең кебек бик сәләтле бала. Киләчәктә артист булуына сез каршы түгелме?
Алмаз: Артист кешенең баласы театрда үсә инде. Марсель 2 яшендә үк сәхнәгә тәүге адымнарын ясады. 4 яшеннән“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Илсур ролен башкара. Безнең белән гастрольләргә дә йөри, шөкер. Спектакльдә роль биргәч, Марсель шунда ук сүзләр ятларга кереште. Аның кызыксынуын без үстерәбез генә. Әлбәттә, улыбыз театр юлын сайласа, каршы килмәячәкбез. 
Нурсана: Кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Тик Марсельгә сабый чакта күңел түренә салып куелган бу "орлыклар" киләчәктә ярдәм итәр дип ышанабыз. Театр аңа матурлыкны таный белүче, мәрхәмәтле бала булып үсергә ярдәм итәр дип уйлыйм.

– Сезнең мөнәсәбәтләрдә кыен чоралар булдымы? 
Нурсана: Гаиләбездә сәламәт үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур әһәмият бирәбез. Үзара аңлашып яшәргә тырышабыз. Сирәк кенә фикерләребез туры килмәгән чаклар булгалый. Әмма үпкәләшеп йөрмибез.
Алмаз: Дөресен генә әйткәндә, икебез дә үпкәләп йөри белмибез. Нәрсәдер ошамый икән, бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәбез. Андый вакытта бернинди үпкә, ачу да җыелмый. Идеаль кешеләр дә, мөнәсәбәтләр дә юк. Иң мөһиме - бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәү. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading