16+

Нурзадә: "Әнине соңгы юлга юындырып озатырга теләдем"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән еш күрешсәк тә, сирәк әңгәмә корабыз. Ул – бик серле, тыйнак, теләсә кайчан ачылмый. Ихлас әңгәмә кору өчен “кирәкле” вакытын, җаен табу мөһим.

Нурзадә: "Әнине соңгы юлга юындырып озатырга теләдем"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән еш күрешсәк тә, сирәк әңгәмә корабыз. Ул – бик серле, тыйнак, теләсә кайчан ачылмый. Ихлас әңгәмә кору өчен “кирәкле” вакытын, җаен табу мөһим.

– Нурзадә, син югары белемле, иҗади гаиләдә тугансың икән. Җырчы һөнәрен сайлавың гаҗәп түгел...

– Чыгышым белән Арча районы Шура авылыннан мин. Әти белән әни эшләрен үзгәртү сәбәпле, Яңа Кенәргә күчендек. Гаиләдә без ике бала – бертуган энем бар, Ленар миннән 7 яшькә кечерәк. Бер кыз үстерәләр, Арчада яшиләр. Әни мәдәният йортын җитәкләде, ә әти хисапчы булып эшләде. Икесе дә югары белемле, сәнгатьне, мәдәниятне яратты. Әни белеме буенча режиссер иде. Ул түгәрәкләр дә оештырды, спектакльләр дә куйды. Спектакльләр ярату әнидән килә. Пьесалар укырга яратам. Ләкин шул ук вакытта беркайчан да театр артисты булырга теләмәдем. Әнигә ияреп йөреп клубта үстем. “Р” хәрефен әйтә белгәнче үк сәхнәгә чыктым. Иң беренче концертымны 2006 елда “Уникс”та куйдым. Шул концертыма бер язма әзерләгән идек – 3 яшемдә ике бабайга җыр җырлыйм икән, әни яздырып алган булган. Бу минем өчен бик җылы истәлек. Рус сыйныфында укыдым, бөтен фәннәрне русча укыттылар. Нәкъ шәһәрдәге кебек. Шуңа күрә кайвакыт русча сөйләү хәтта җайлырак та. “Туйны татарча башлыйсың да, русча тәмамлыйсың”, – дип көлә инде миннән егетләр. 

– Ә шулай да биюче булырга хыялланганыңны әйткәнең булды...

– Иң зур хыялым – биюче булу иде. Әгәр мәктәп елларына кире әйләнеп кайтсам, биюче юлын сайлар идем. Гомер буе биюләр белән кызыксындым. Бию дигәндә, бөтен дөньямны онытам. Элек концертларымда да бию белән чыгыш ясый идем. Педагогика институтының чит телләр факультетында укыганда да, биюгә йөрдем. Беренче белемем буенча мин – инглиз һәм француз телләре белгече. Ә мәктәптә немец телен өйрәнгән идем. Укуны тәмамлагач, 71нче мәктәптә инглиз телен укыттым. Дүрт ел эшләгәч китәргә туры килде. Нервлану аркасында тамагыма зыян килде. Сәгатьләрем күп булды, өстәвенә сыйныф җитәкләдем. Кыскасы, эш күп иде. Мәктәптә укытканнан соң, милли китапханәдә эшләп алдым.

– Моннан алты ел элек газиз әниең гүр иясе булды. Озак чирләдеме?

– Әни 67 яшендә вафат булды. Ул хәйран озак – 20 еллап чирләде. Анда ревматоидный полиартрит дигән авыру иде. Өч тапкыр инфаркт кичерде. Соңгысыннан соң рәтләнгән кебек иде, кызганыч, китеп барды. Соңгы вакытта әни мунчага минем белән керми иде, чөнки гәүдәсе авыр булгач: “Ялгыш таеп китеп егылсам, күтәрә алмассың”, – дия иде. Әнине озатканда, ике абыстай: “Мәет юарга өченче кеше кирәк”, – дигәч, үзем ризалаштым. Исән чагында мунчага кертә алмагач, соңгы юлга юындырып озатырга теләдем. Әни үлгәндә, энекәш эш буенча Ханты-Мансийскида иде. Әнине җирләргә аның кайтуын көттек.

Әңгәмәнең дәвамы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading