16+

Әнвәр Нургалиев нишләп булачак хатынының шкафында яшеренеп утырган?

Җырчы Әнвәр Нургалиев хатыны Иринаның туган көненә багышлап, бер мәхәббәт тарихы дигән кыска фильм төшергән.

Әнвәр Нургалиев нишләп булачак хатынының шкафында яшеренеп утырган?

Җырчы Әнвәр Нургалиев хатыны Иринаның туган көненә багышлап, бер мәхәббәт тарихы дигән кыска фильм төшергән.

Ул анда Ирина белән танышкан йортка, өйләнешкәч яшәгән тулай торакка, хатыны эшләгән кибеткә барып, мәхәббәт тарихлары белән таныштыра. Әнвәр белән Ирина 1994 елның 16 маенда танышалар.

Әнвәр яшәгән тулай торакка Ирина кунакка килгән була һәм алар беренче катта очраклы гына танышалар. "Бер күрүдә гашыйк булу иде ул. Дустым белән пятачокка барырга чыккан идек. Шунда баскыч мәйданчыгында Иринаны күреп алдык. Исемен сораштым, кайда яшәвен белештем. Ул миңа адресын җентекләп аңлатты. Ике көннән Ирина янына киттем" дип искә ала җырчы.

Бервакыт Иринага кунакка баргач, Әнвәргә шкафка яшеренеп торырга да туры килә, чөнки фатирга кызның әтисе килеп керә. "Кырык минутлап нафталин исе килгән шкаф эчендә утырырга туры килде. Әтисе дә шкаф каршына ук килеп утырган иде" дип сөйли Әнвәр. Тагын бер истәлекле вакыйга турында да искә ала. Кесәсендә бер тиен акчасы булмыйча, тукталышта утырганда, Аллаһы Тәгаләдән юлга гына булса да бераз гына акча бир әле дип теләп утырып, шул минутларда ук ике егет кибетләр ягыннан йөгереп чыга һәм юл аша чыкканда, бу җилле көн була, кесәләреннән акчалар очып чыга. Ике йөз сум иде ул, ди Әнвәр.

Фильм ахырында Иринага  рәхмәт сүзләрен җиткерә. "Минем белән булганың, кайгы-шатлыкларымны бүлешкәнең өчен рәхмәт. Мин сине яратам" ди ул.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading