16+

Радик Юльякшин: “Кызлар өчен сугышып, борыным сынган иде”

Татар һәм башкорт эстрадасында инде берничә ел Радик Юльякшин дигән феномен яши. Җырчы үзе моңа тыныч карый һәм бу борын чөеп йөрер өчен сәбәп түгел, дигән фикердә.

Радик Юльякшин: “Кызлар өчен сугышып, борыным сынган иде”

Татар һәм башкорт эстрадасында инде берничә ел Радик Юльякшин дигән феномен яши. Җырчы үзе моңа тыныч карый һәм бу борын чөеп йөрер өчен сәбәп түгел, дигән фикердә.

Радик башкарган һәр җыр да популяр булып китә, дияргә була. Ә менә танылган җырчы сез язган җырны башкарсын өчен аның янына килергә яисә җыр текстын электрон почтасына юллау да җитә. 

- Мисал өчен концертта танышырга килеп, мин шундый сүзләр яздым, дип тәкъдим итүчеләр бар. Каберләре электрон почтага юллый. Кеше гомере буена җыр язмаган булырга мөмкин. Ә монда берне яза һәм аның әйбәт килеп чыга. Безнең җырлар арасында бөтенләй дә уйламаган кешеләр тарафыннан көтелмәгән җырлар язылганы бар, - ди Радик. 

Шуны да әйтергә кирәк, Юльякшин янына мондый тәкъдим белән килгәндә, җырчының сакчылары да аның янына берсүзсез җибәрәчәкләр. Һәрхәлдә, Радик үзе шулай ди. 

- Тыныч кына килеп, сөйләшкән кешегә бернинди дә әйтми алар. Җитди, культуралы кешегә беркем дә бер сүз дә әйтми. А-а-а дип, йөгереп килгән кызлар, фанатлар була. Егетләр шуларны тыяр өчен генә. Элегрәк мин андый кызларга үзем дә авыз ачып карый идем, хәзер исә эш буларак кына кабул итәм. Өйрәнелде, - ди ул.

Барлык иҗади кешеләр кебек үк, Радик Юльякшин да бөтенләй үк “җир кешесе” түгел. 
- Иҗади кеше хыялый булмаса, җырлар тумый. Тыныч кына яшәү кызык түгел бит инде ул. Танылган кеше булу өчен миңа тырышлык ярдәм итте. Эш сөючәнлек һәм  тырышлык. Миннән сораганнары бар: талантлы булу кирәкме, әллә эш сөючәнлекме? Минем уйлавымча, күбрәк эшне ярату кирәк. Талант та булырга тиеш, әлбәттә. Арабызда талантлы, әмма эшләргә яратмый торган кешеләр бик күп. Минем дуслар арасында да шундыйлар шактый, - ди җырчы. 

Әлбәттә, артист өчен продюсер белән хезмәттәшлек итү дә зур роль уйный һәм артист моны яшерми дә. 
- Минем өчен бу бик җайлы. Һәрбер артистның да шулай булырга тиештер. Мин менә катгый рәвештә продюсер белән генә эшләгез димим. Миңа шулай эшләве рәхәт. Ул үз эшен эшли, мин үземнекен. Мин шундый кешегә эләккәнемә бик шат, - дип тәҗрибә уртаклашты Радик. 

Кумирларына килгәндә, Радик бала вакытта актер Джеки Чанга мөкиббән булган. Җырчылардан исә күбрәк Көнбатыш артистларына өстенлек бирәм, ди. 
- Карантин вакытында төрле-төрле, легендар артистлар хакында кинолар күп карыйм. Кызылы фильмнар күп. Карантин – минем өчен идеаль вакыт. Кунаклар килми, мин гел студиядә утырам, җырлар язам, берәү дә комачауламый. Ә гадәттә бездә гел кеше килә. Шуңадырмы, мин ялгызым калырга куркам да. Төгәлрәге, ялгызлыктан, - ди Юльякшин. 

Радик Татарстанның, Башкортстанның һәм Мәскәүнең зур залларында  сигезәр мең кеше җыеп, концертлар куйды. Бу, билгеле инде, тырышлык кына түгел, физик яктан һәм рухи әзерлек тә сорый торган гамәл. 
- Шундый зур концертлардан соң мин бик нык арыйм һәм тормыйча бер сәгать ятып кына да тора алам. Мәдәният сараенда узган концерт төсле инде югыйсә, шулай ук эшлисең. Әмма ару икенче төрле, нәрсәседер бар инде... Тик бик рәхәт, - дип хисләре белән бүлешә артист. 

Җырчы булмаса да, Радик югалып калмас иде, мөгаен. Башка өлкәдә дә сәләтләре юк түгел. Үзе дә һичьюгы коммерсант булыр идем дип фаразлый.  
- Артист булмасам, мин эшмәкәр булыр идем. Ул яктан минем сөйләшә белү сәләтем бар. Җырламасам да, үземне башка өлкәдә табар идем. Әмма авылда яши алмас идем. Чөнки мин “көчле агым”га күнеккән. Ә авылда нишләргә? Маллар карарга, тагын вак-төяк эшләргә була. Аралашусыз яшәмичә мин акылдан шашар идем. Авылда яшәүчеләр исә икенче төрле уйлый: калада тынгысыз, диләр. Россиядә минем яраткан шәһәрем — ул Мәскәү. Андагы тормыш тизлеге миңа бик ошый, - ди артист. 

Беренче карашка бик тәртипле, тәрбияле күренгән җырчының да үзенә ошамаган сыйфатлары бар икән. 
- Кайчагында мин бик нык дорфа. Аны кешеләр күрми. Бу минем эштә генә чагыла. Ачуланганда минем йөзем шунда ук бик нык үзгәрә. Минем бер-ике әйтүем җитә, шунда ук аңлашыла.Ун тапкыр әйтергә яратмыйм. Миндә бөтен начарлыклар да аз-азлап бар. Мин идеаль түгел. Оят булган гамәлләрем дә бар. Үзең шуны үтмичә, аңламыйча барыбер үзгәрмисең. Хәзер дә инде үсеп җиткән, барын да аңлый торган егет кебек. Әмма вак-төяктә булса да ялгышлар булгалый, - ди  Радик. 

Җырчының шәхси тормышына килгәндә, аның очрашып йөри торган кызы бар. Яшьрәк вакытта Радик та, башка егетләр кебек үк, кызлар өчен сугышкалаган да икән. 
- Бигрәк тә авылларга кайтып йөргәндә төрле хәлләр була иде. Сугышкалаган да булды. Минем хәтта борынымны сындырганнар иде, - ди Юльякшин. 

Җырчы Аллага ышана, әмма әле ураза тотарга әзер түгел.
- Мин Аллага бик нык ышанам. Аның белән минем үземнең элемтә. Ураза тотканым юк, киләчәктә пенсиягә чыккач тотармын. Минем күп дусларым да тота. Моның өчен өлгереп җитәргә кирәк, әлегә мин әзер түгел. Авыр вакытта мин дусларыма яисә йөргән кызыма шалтыратам. Әмма башкалар андый көннәр хакында белми һәм белмәячәк тә. Мин кешегә уңай хисләр генә алып килергә тиеш, кешеләрнең борчулары болай да җитәрлек, - ди Радик үзе хакында.  

Гөлназ ҺАДИЕВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading