16+

Рамил Хәйретдинов: "Рамиләне үземә каратыр өчен “фатирым бар” дип алдаштым"

Эстраданың күркәм дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның мәхәббәт тарихы аеруча үзенчәлекле. Аларны Рамилнең үҗәт булуы һәм Рамиләне үлеп яратуы кавыштырган.

Рамил Хәйретдинов: "Рамиләне үземә каратыр өчен “фатирым бар” дип алдаштым"

Эстраданың күркәм дуэты Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның мәхәббәт тарихы аеруча үзенчәлекле. Аларны Рамилнең үҗәт булуы һәм Рамиләне үлеп яратуы кавыштырган.

“Безнең мәхәббәт тарихы 2009 елның декабрендә башланды. Ул вакытта ТНВ каналында “Ерактагы якын йолдызым” сериалы бара иде. Аның төп геройлары – Эмиль Талипов белән Нәфисә Хәйруллина. Кызлар - Эмильгә, егетләр Нәфисәгә гашыйк булган чак. Эмильнең Вконтактедагы аккаунтында кызлар фикерләр язып калдыра иде. Араларында кап-кара чәчле, зур күзле Рамилә исемле кыз да бар. Төс-кыяфәте буенча нәкъ Анастасия Заворотнюк! Ошаттым мин аны. Үзенә яза башладым, кинога, театрга чакырдым, тик Рамилә җавап язмады, киреләнде. Мин сабыр иттем.

19 гыйнвар көнне Рамилә телефон номерымны сорап смс язды. Мин шундук җибәрдем. Ул үзен шәһәр үзәгеннән Азино ягына илтеп куюымны сорады. Рамилә юл буе кырыйдан гына мине күзәтеп барды. Янәсе нинди машинада йөрим, ничек киенгәнмен. Ул вакытта “Ундүртле” машинасы заманасы өчен бик әйбәт машина иде. Мин тагын күрешергә тәкъдим иткәч, ул каршы килде. 

Мин барыбер смс-хәбәрләр яздым, очрашырга тәкъдим иттем. Кайда яшәгәнен белгәч, каршы алып, озата идем. Гел Рамилә янында йөрергә тырыштым. Рамилә тумышы белән Буадан, минем дә дәү әти белән дәү әнием Буа районы Каенлык авылыннан. Рамилә туганнары аша минем нинди гаиләдән булуымны белешкән. Ул чакта аның артыннан бер театр артисты йөргән. Икебез арасыннан мине сайларга мәҗбүр булган ул. Әнисе дә, апалары да: “Артист кирәкми, аның акчасы да юк”, - дигәннәр. Ә мин ул вакытта 19 яшьлек студент кына идем әле. 

8 мартта Рамиләне әнием белән таныштырырга теләгәч, тагын каршы килде. “Юк, безнең мөнәсәбәтләр җитди түгел бит. Минем арттан йөрмә, син әле яшь. Син - әйбәт кеше, ләкин син миңа ошамыйсың”, - диде. “Ярар, хатын-кызның мәхәббәте кирәк түгел, иң мөһиме – ир-ат яратсын”, - дидем. Рамиләне үземә каратыр өчен “фатирым бар” дип тә алдаштым. Ә чынлыкта, Казанда әти-әнием белән яши идем.

Нәтиҗәдә без очраша башладык. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирештек. Бервакыт Г.Камал театры янында йөргәндә, урамда Гөлнара Тимерҗанованың “мәхәббәт юк дип әйтмәгез, бар ул дөньяда” дигән җыры яңгырады. Үзем дә сизмәстән, күңелем тулды. Гомумән, мәхәббәт һәм әти-әни турында җыр ишетсәм, күңелем тулып елый башлыйм. Шунда Рамилә миннән киләчәккә планнарымны сорады. Мин ул вакытта өченче курста укый идем, тагын ике ел укыйсы барлыгын, аннары гына өйләнергә җыенуымны әйттем. Рамилә шаккатты: “Алай булмый, тагын ике ел йөрүнең мәгънәсе юк”, - диде. Ә минем аны югалтасым килмәде, үлеп гашыйк булдым аңа. Аны тынычландырырга теләп: “Бәлки быел да өйләнермен”, - дидем. Бу сүзләрнең чын булуына үзем дә ышанмадым.

Ә Рамилә өенә кайтып, әнисе белән дә, апалары белән дә киңәшләшкән. Алар: “Бу егетне ычкындырма”, - дип әйткән. Шулай итеп, никах көне дә билгеләнде. 23 июльдә - никах, 30 июльдә туебыз булды. Аллаһка шөкер, 11 елга якын матур гына яшибез. 9 яшьлек кызыбыз Әминә, 6 яшьлек улыбыз Салават бар, Аллаһка шөкер.

19 яшемдә өйләнүемә беркайчан да үкенмәдем. Киресенчә, яшьтәшләремнән аермалы буларак, мин мөстәкыйль тормышка чыктым. Үз тырышлыгым белән нефть газы буенча яхшы эшкә урнаштым. Хәзер фатирыбыз да бар, Аллаһка шөкер. 

Иртә өйләнгәч, туганнар белән дуслар “по залету” өйләнгәнсең” дип шикләнде. Танышуыбызга да ничә генә ай иде бит. Ләкин мин ул вакытта Рамиләгә өйләнмәгән булсам, аның кебек яхшы кешене таба алмас идем. Тимерне кызу чагында суктым. Мин гаиләдә баш булсам да, Рамилә – бик зирәк хатын. Нинди генә авыр хәлләр булмады, ул һәрчак үзенең акыллы киңәшләрен бирде”, - дип сөйләде безгә Рамил Хәйретдинов.

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

40

1

1

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы шулай безетле булыгыз

    • аватар Без имени

      2

      0

      Молодец Рамиль,гаилэдэ хатын-кыз акыллы,башлы, булса,димэк бу гаилэдэ бар да яхшы була.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Карт Кыз усалрак булган шул,Син 19 яшьлек егетне кулына элэктергэн

        • аватар Без имени

          0

          0

          Итог бетен хатын сатыла , укып ботермэдем, но анладым кв кирэк акча и машина

          • аватар Без имени

            0

            0

            Итог бетен хатын кыз сатыла, квартира и машина .( до конца укып бетермэдем но анладым, андый хатын белмим.)

            Мөһим

            loading