16+

Равил Галиев: "Абый үлгәч, әни аңына да килә алмады, әти китеп барды..."

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев 1969 елның 23 гыйнварында Азнакай районы элеккеге Фрунзе, хәзерге Камышлы Күл авылында туган. Гаиләдә өч малай арасында иң төпчеге ул.

Равил Галиев: "Абый үлгәч, әни аңына да килә алмады, әти китеп барды..."

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев 1969 елның 23 гыйнварында Азнакай районы элеккеге Фрунзе, хәзерге Камышлы Күл авылында туган. Гаиләдә өч малай арасында иң төпчеге ул.

– Равил, әтиегез киңкырлы шәхес булган дип беләм...

– Әтием Рәфис – рәссам, әнием Гөлсинә – колхозчы. Ләкин әти колхозда да, комбайнда да эшләгән, Үзбәкстанда тимер юллар да салып йөргән. Ә рәсем ясау сәләте кечкенәдән үк булган. Нигездә ул табигать күренешләрен сурәтли иде. Үз куллары белән эшләгән агач эшләнмәләре дә бик күп, бирнә сандыклары да шактый ясады. Үзенең иҗат җимешләре белән төрле күргәзмәләрдә катнаша иде. Хәтта Мәскәүгә барып лауреат исемен алып кайты ул. Әтинең китапханәсе бар иде, гомере буе китап укыды, матбугат белән танышып барды. “Кеше получка алгач аракыга чаба, мин китап алам”, – дип сөйли иде әти. Әтинең шигырьләр язганын үзе үлгәч кенә белдем. Ул шигырьләр аның көндәлекләреннән килеп чыкты. Бер шигырен кабер ташына яздырдым.

– Әти-әниегез бер-бер артлы китеп барган...

– Әни әтидән соң бер ел гына яшәде. Ә аларга кадәр 52 яшендә уртанчы абый вафат булды. Ул астма белән авырды, тыны кысыла иде. Абый үлгәч, әни аңына да килә алмады, әти китеп барды. Әнигә бу кайгыларны күтәрү авыр булды. Сабыр җанлы булса да, бик биреште. Әнине үземә алып киттем, кызганыч, миндә ике генә ай яшәп калды. Әти белән әни икесе дә 84 яшьтә вафат булды. Алар гадел, намуслы кешеләр, авылда үрнәк гаилә булып яшәде. Урыннары оҗмахта булсын.

– Җыр дөньясы белән кызыксыну кайчан барлыкка килде?

– Алтынчы сыйныфта укыганда, Азнакай үзешчәннәре составы белән Казанга бардым. Ул концертны телевидениегә төшерделәр. Мине төшерергә уйламаганнар, өлкәнрәк башкаручыларны күрсәтергә теләгәннәрдер инде. Берәү: “Әнә теге режиссер апа янына барып бас”, – дигәч, шул апа янына бардым да бастым. Ул апа: “Әйдә инде, нинди җырың бар соң синең?” – дигәч, “Кыңгыраулы мәктәп еллары” җырын башкардым. Үз чыгышымны телевизордан карарга оялдым, әти белән әни уртасына кереп юрган астына качтым (көлә).

– Әти-әниегез җырчы булырга теләвегезне хупладымы?

– Әти каршы булды. “Җырласаң, Илһам Шакиров кебек җырларга кирәк”, – дия иде. Еллар узгач кына: “Улым, барыбер шушы юлдан киттең, каршы киләсе калмаган икән теге вакытта”, – диде.

Әңгәмәнең дәвамы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading