16+

Равил Галиев: "Концерт алдыннан "залга бомба куелган" диделәр"

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев Казанда үзе белән булган хәл турында сөйләде. “Әле дә ярый тамашачы залга кире кереп утырды”, - ди җырчы.

“Бервакыт Резидә Шәрәфиева белән Казанның “Чулпан” кинотеатрында концерт куярга җыендык. Концерт башланыр алдыннан “кинотеатрга бомба куелган” дигән шалтырату килде. Концертны туктатып, халыкны чыгардылар, кинотеатрны бушаттылар. Милиционерлар этләр белән кереп бомба эзли башлады. Без “халык кире залга керерме, концерт булырмы икән?” дип бик борчылдык. Әмма бу ялган шалтырату булган. Милиционерлар “концертны дәвам итә аласыз, бернинди зыян юк”, диде. Халык өенә таралышмыйча, кире залга кереп утырды һәм без концертны башлап җибәрдек”, - дип сөйләгән Равил Галиев “Мәйдан” каналына.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading