16+

Резидә Төхфәтуллина: "Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип..."

Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, телевидениедә кунак булып кайтканнан соң, социаль челтәрдә үзенең хис- кичерешләре белән бүлешкән. 

Резидә Төхфәтуллина: "Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип..."

Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, телевидениедә кунак булып кайтканнан соң, социаль челтәрдә үзенең хис- кичерешләре белән бүлешкән. 

"Хәзерге заманда үзеңне һәрьяклап күрсәтү, пиар, телевидение... заманасы.
Ә нишләргә?! Замана чиреннән артта калырга ярамый. 
Һәр артистның гөрләгән, кайтып кермичә юлларда, гастрольләрдә, ташып торган энергия белән хезмәт иткән мәле шул чорда була. 
Ә бит әле иҗат, хезмәт дәвам итә, нәкъ менә шул мизгелдә замана чире ярдәмгә килә. Менә бүген дә "ТНВ"  каналында кунак булып "Манзара" тапшыруында булдык.
Эшләргә язсын, экраннар аркылы булса да, очрашып, без исән әле дип, сәләмләшергә насыйп булсын.
Өч минутлык сөйләшү өчен дә ярты көн әзерләнеп, дулкынланып җан чыга.
Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип...
Һәр хезмәт җаның, тәнең биреп эшләсәң авыр. 
Гомеремнең бер минутында да үз хезмәтемне сайлганга үкенмәдем.
Ә тамашачы, халык, кешеләр белән булу - язмышның иң зур бүләге", - дип язган ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading