16+

Резидә Төхвәтуллина яраткан кешесенә Гарәп Әмирлекләреннән сыер алып кайтырга җыена

Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. "Өшегән тәнне кояшлы, җылы Гарәп Әмирлекләрендә җылытып кайтыйк әле дип, тиз генә сәяхәткә барып кайтырга булдык", - ди Резидә.

"Кайда кыш, кайда яз, ә кайдадыр чыдап булмаслык эссе. Кешегә җылы булса, салкын җитми, яисә киресенчә. Аллага шөкер, мин табигатьнең барлык фасылларын биргән иңлектә туганмын. Ә сәяхәт итәргә, хәлемнән килсә, бөтен дөньяны гизеп чыгарга әзермен. Бу юлы озаккарак сузылган кышны, өшегән тәнне тизрәк кояшлы, җылы Гарәп Әмирлекләрендә җылытып кайтыйк әле дип, тиз генә сәяхәткә барып кайтырга булдык. Саулык, теләк, җан тынычлыгы кирәк, бар нәрсә дә мөмкин. Исәнлектә күрешергә язсын", - ди Резидә. 

Артист диңгездә генә коенып калмый, кибетләргә дә йөри икән. “Сюрпризлар, матур бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайтсалар, яисә каршы алсалар, бик күңелле бит, әй! Яраткан кешемә Әмирлекләрдән сыер алып кайтып бүләк итәрмен, мөгаен. Көт, җанкай”, - дип язган Резидә. Әлбәттә, сыеры чын түгел, ә йомшак уенчык кына...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading