16+

Рәфинә Ганиуллина: «Без дә кире каксак, ул бит рәнҗергә мөмкин»

- Рәфинә, хәерле көн! Җәйләрегез ничек уза?

Рәфинә Ганиуллина: «Без дә кире каксак, ул бит рәнҗергә мөмкин»

- Рәфинә, хәерле көн! Җәйләрегез ничек уза?

- Исәнмесез! Сизелми дә үтеп китте. Сабантуйлар, банкетлар белән мәш килеп, эштә уздырдык. Әле җәй бит икенчегә әти-әни дә булдык. Ике баланы да үзебез белән алып, зур состав белән йөрибез. Кайчак балаларны сеңлекәшләр караша. Рәзилнең дә сеңлеләре Казанда - алар да чакыргач ук килеп җитә. Ул яктан без бәхетле.


- Әниегезнең хәле ничек соң? Ул өйдә берүзе генә каламы?

- Берүзе кала, әмма мөстәкыйль түгел шул. Аны киендерергә, ашатырга кирәк, үзе булдыра алмый. Сөйләшә алмагач та үзенә кыен. 5 кыз бит инде без, чиратлашып карыйбыз. Бер атна - беребездә, бер атна - икенчебездә...


- Хәле яхшыруга табамы соң?

- Табиблар төгәл генә бернәрсә дә әйтми. Баш мие белән бәйле диагнозлар шулай: алда ни көтәсен белмисең - яисә яхшырып китә, яисә кабатланырга да мөмкин. Булдыра алганча әнине саклыйбыз. Бар да яхшы булсын иде.

Ул үз акылында, барын да аңлый. Авыр кичерә үз хәлен: аралашасы да килә, рәхәтләнеп йөгереп йөрисе дә...

- Әтиегез кунакка килгәнен Инстаграмыгызга куйган идегез. Тик язылучыларыгыз бик күп негатив комментарийлар калдырды...

- Әйе, кунакка килә ул, без аны кире какмыйбыз. Безне үстерешергә ярдәм итмәсә дә, ул бит әти! Әйе, бәлки бер караганда ул безнең тарафтан булган хөрмәткә лаек та түгелдер, әмма безнең үпкәләшеп яшисебез килми. Аның болай да беркеме дә юк, ә хәзер без дә - балалары кире каксак, ул бит рәнҗиячәк. Ничек бар - без аны шулай кабул итәбез.

Әни дә безне шулай дип үстерде. "Нишлисең инде, ул шундый кеше, ул үзенә шундый тормыш сайлаган", - дип әйтә иде. Кеше булып каласың килсә, түбәнчелеккә төшәргә ярамый. Бу тормышта һәр кеше бер-берсенә ихтирамлы һәм миһербанлы булса иде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading