16+

Рәфинә Ганиуллина: «Әниебез, гомерем заяга узмаган, дип сөенсен өчен тырышабыз» (ВИДЕО)

Бүген Интернет челтәрендә биш бертуган җырчы кыз Ганиуллиналарның "Туганнар" җырының клибы дөнья күрде.

Рәфинә Ганиуллина: «Әниебез, гомерем заяга узмаган, дип сөенсен өчен тырышабыз» (ВИДЕО)

Бүген Интернет челтәрендә биш бертуган җырчы кыз Ганиуллиналарның "Туганнар" җырының клибы дөнья күрде.

Бик җылы атмосферада төшерелгән иҗат җимешләрен эшләү тарихын белү максатыннан, без гаиләдәге кызларның иң өлкәне – Рәфинә Ганиуллина белән элемтәгә чыктык.

Рәфинә, яңа клибыгыз чыгу белән котлыйбыз. Аны кайсы вакытта төшердегез? Һәм идея авторы кем иде?
– Клипны август ахырында эшләдек. Аның бер өлеше гаилә дустыбыз Мәүлия апаның дачасында, икенчесе Мамадышта төшерелде. Ә идеясын барыбыз да бергәләп уйлаштык. Алдан ук әнинең, үзебезнең язмышны сурәтләп бирәсе килгән иде.

Клиптагы вакыйгалар чынбарлыкка нигезләнеп төшерелде, димәк?
– Әйе, әтиебездән биш баласын кочагына алып, аерылып киткәндә әниебезгә 42 яшь иде. Иң кечкенәбезгә – ике яшь, миңа, иң зурысына тугыз яшь тә юк иде әле. Шуннан соң без бабай йортында яшәдек. Әмма аралары шулай ерагайса да, әни бервакытта да әтигә карата начар сүз әйтмәде, безне дә шулай тәрбияләде. Хәзерге вакытта әти янына кайтып, хәлен белешеп торабыз. Ул безнең концертларыбызга да килә, елап карап утыра.

Клипта да ул үзе катнашамы?
– Әйе, без әйткәч, риза булды. Ул клипта балаларын читтән генә карап, үкенгән кеше образында сурәтләнә.

Рәфинә, әниегезнең яшь чагын Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева бик оста башкара. Ул катнашкан өлешләрне еламыйча карап та булмый.
– Әйе, аңа зур рәхмәт. Башта без бу рольнең танылган кеше башкаруын теләмәгән идек. Әмма Зөлфия моңа бик теләп алынды. Вакыйгаларны үзе аша кичереп, бөтен җанын биреп башкарды. Ул әнигә тышкы кыяфәте белән дә, холкы белән дә охшаган. Шундый ук бик көчле кеше. Җитмәсә, исемнәре дә туры килгән! Бабабыз мәрхүм инде. Аның ролен клипта бертуган энесе Фәрит абый башкарды. Эшен бик тырышып, шулкадәр оста итеп, җаваплы килеп эшләде – чын артистларча. Аерым рәхмәт аңа.

Әниегез Зөлфия ханымның да хәлен сорамыйча булдыра алмыйм.
– Хәзер, Аллага шөкер, тернәкләнү уза инде. Бәлки, озакламыйча, хастаханәдән чыгарырлар да дип торабыз. Әлегә сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә бик-бик салмак. Клипны август ахырында төшергән идек. Сентябрь башында әни инсульт кичерде. Иң якын кешебезнең кинәт авырып китүе барыбызны да "айнып"-сискәндереп җибәрде. Гомердән дә кыска әйбер юк икән, дибез. Аңа бер начар хәбәр дә җиткермибез, бары тик яхшы яңалыкларыбызны гына әйтәбез. Әниебез безне үстереп, кеше итү өчен бар көчен куйды. Безне бер сәхнәдә күрү - аның зур хыялы булды. 9 февральдә Филармониядә узачак концертыбызның программасы бик эчтәлекле, матур булсын иде дип тырышабыз. Аннан соң, ул кичәдә әнинең әсәрләре тупланган китабын тәкъдим итү дә булачак, дип планлаштырабыз. Шул эш буенча да йөрибез. Шуңа күрә, әни менә шул матур көннәрне дә күреп, безнең белән тагын бик күп еллар гомер кичереп, гомерем, тырышлыкларым заяга узмаган, дип сөенеп утырырлык булсын, дип тырышабыз.

Амин, шулай була күрсен, Рәфинә!

Р. S. Җырчы Рәфинә Ганиуллина барлык туганнары исеменнән, җырның авторы Зифа Нагаевага, клипның режиссеры Замирә Рәҗәповага, оператор-монтажёр егетләргә, гаиләләренең якын дусты Мәүлия апага, Мамадыш хакимияте башлыгы Иванов Анатолий Петровичка һәм клипка үз өлешләрен керткән барлык кешегә зур рәхмәтләрен дә белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading