16+

Рифат Фәттахов: "Артистларны сүгәргә яратабыз, әмма..."

Казанда “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә Р.Ваһапов фонды оештырды. Концерттан кергән акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчерелде. 

Рифат Фәттахов: "Артистларны сүгәргә яратабыз, әмма..."

Казанда “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Аны ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә Р.Ваһапов фонды оештырды. Концерттан кергән акчалар Донбасска гуманитар ярдәм фондына күчерелде. 

“Әлеге концертны оештырырга безне беркем дә мәҗбүр итмәде, хәтта киңәш тә итмәде. Бу концерт – ул җан авазы, йөрәк кушуы. Хәйрия концертын оештыру тәкъдимен күтәреп, хуплап алучылар күп булды. ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы, Казан мэриясенә олуг рәхмәтемне белдерәм. ТР Мәдәният министры Ирада Әюповага аерым рәхмәтемне җиткерәм, чөнки Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы бушлай шартларда бирелде”, - диде Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Ул шулай ук концертта катнашкан артистларга да рәхмәт сүзләрен әйтте. “Без кайвакыт артистларны сүгәргә, тәнкыйтьләргә яратабыз. Әмма бу чарага әзерләнү минем күңелдә аларга карата рәхмәт һәм горурлану хисләре уятты. Бу авыр шартларда кайбер Россия йолдызлары чит илгә качканда, безнең татар артистлары Донбасска гуманитар ярдәм идеясе тирәсендә тупланды”, - диде ул. Сүз уңаеннан, концертка 100дән артык сугыш һәм хезмәт ветераны чакырылган иде.

Концерт Украинада хәрби операциядә һәлак булучыларны тынлык минуты белән искә алудан башланып китте. Аннан соң сәхнәгә “Шахта” җыры белән Марсель Вәгыйзов чыкты. Гомумән, концертның форматы үзенчәлекле иде, чөнки биредә сугыш темасына багышланган җырлар белән бергә татар халык җырлары һәм эстраданың хитлары яңгырады. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге концертта катнашу өчен махсус кунак булып “Донбасс” дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Ансамбльгә  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды. 

“Соңгы елларда Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә яшәүчеләр авыр шартларда көн күрде. Аларның күбесе туган йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Татарстанга да килделәр, без аларны каршы алып урнаштырдык. Күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр: “башта көн-төн атканга күрә йоклый алмый идек, хәзер тыныч булгач йоклап булмый”, ди. Йөрәкләре шул дәрәҗәдә куркуга төшкән. Без кайгыны да, шатлыкны да бергә үткәрә беләбез. Республика авыр хәлдә калучыларга ашау-эчү, кием-салым кебек кирәкле ярдәм җибәрә. Бүгенге көндә Татарстаннан 300 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде”, - диде Васил Шәйхразиев. 

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, Донецк һәм Луганск халкына ярдәм фонды Татарстан халкы теләге белән ачылган. “Беренче көннән үк татарстанлылар ярдәм итәргә теләп килде. Әле дә ярдәм китерүчеләр күп – кемдер пенсиясеннән, кемдер хезмәт хакыннан өлеш чыгара. 18 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз өлешен кертте”, - диде Зилә Вәлиева.

“Кайсыгызның кулы җылы” концертын Илдар Кыямов белән Резидә Сәлахова алып барды. Алар туган ил темасына шигырьләр, солдат хатлары укыды. Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов “Татар артистына” дигән шигырь сөйләде. Хәйрия концертында эстраданың көчле һәм моңлы тавышлы артистлары - Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ильмира Нәгыймова, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, “Казан егетләре” төркеме, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов катнашты.

Концертка 619 мең 600 сумга барлыгы 478 билет сатылган. “Бу акчалар “Ак Барс Созидание” хәйрия фондына күчерелде. Шуның 300 мең сумы Донецк шәһәрендә урнашкан татар мөселман җәмгыятенә биреләчәк”, - диде Р.Фәттахов. Исегезгә төшерәбез, билет бәяләре 10 мең сумга кадәр куелган иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading