16+

Рифат Зарипов: "Намазга басу безнең гаилә өчен яңалык түгел"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов сәхнәдә уен-көлке сөйләп көлдерә, шаян җырлар җырлый, сикереп бии торган җырчы булса да, чынлыкта, ул бик акыллы, белемле, тирән фикерле кеше. Аның белән әңгәмә кору үзе бер рәхәт.

Рифат Зарипов: "Намазга басу безнең гаилә өчен яңалык түгел"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов сәхнәдә уен-көлке сөйләп көлдерә, шаян җырлар җырлый, сикереп бии торган җырчы булса да, чынлыкта, ул бик акыллы, белемле, тирән фикерле кеше. Аның белән әңгәмә кору үзе бер рәхәт.

– Рифат, син балачакта да шундый шук, үткен идеңме?

– Авыл малайлары нинди шук-шаян булса, мин дә шундый булдым. Аллаһка шөкер, әти-әниле, ике абыйлы гаиләдә төпчек малай булып үскәнмен. Бераз иркә дә, шул ук вакытта шук та идем. Без нәселебез белән шундый уен-көлкеле, шаян кешеләр. Мәктәп елларында “Мунча ташы” театрын, төрле спектакльләр, Салават абыйның һәм башка артистларның концертларын карап, юморга тартылып, артист булырга хыялланган бала мин. Укытучыларны да, сыйныфташларны да мәзәк сөйләп көлдереп, дәрес өзгән чаклар күп булды. Әмма тәртипле, үрнәк укучы, “отличник” булмасам да, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәдем.

– Тормышыңда авырлыкларга очраганың булдымы?

– Вак-төякләре булды, әмма зур авырлыклар күрергә язмасын. Төрле хәлләр булгалады. Аллаһы Тәгалә без күтәрә һәм җиңә алырлык сынаулар бирә. Шуның белән бергә ул безгә сабырлыкны да, көч-куәтне дә биргән.

– Сине намазга баскан диләр?

– Намазга басу безнең гаилә өчен яңалык түгел. Әти ягыннан бабайның әтисе Гыйльметдин хәзрәт 40 ел буе авылда мулла булган. Мәчет манараларын кискән чакта да авылыбызда динне, мәчетне саклап, яклап калган бабаларның оныклары без. Мин генә түгел, әти-әниләр дә, абыйлар да, туганнар да намазда. Бу күкрәк кагып, мактанып сөйли торган әйбер түгел. Бу – бөтен мөселманга да хас фарыз гамәл. Аллаһка шөкер, әкрен генә биш вакыт намазга кердек.

– Тормышта нәрсәдән куркасың?

– Һәр чорның үзенең курка торган чаклары була. Әйтик, балачакта әти-әнидән куркасың. Берәр нәрсә урласаң, эләкмәсәм ярар иде, урамда сугышып кайтсаң, әни белмәсә ярар иде дип куркасың.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Рифат бик матур,талантлы,унышлар телим ана!

    • аватар Без имени

      5

      2

      Рифат сузлэрне анлаешлы итеп жырлый,оздереп,жанга жылы бирэ,унышлар сина.куп артистларнын ни турында жырлаганында анлап булмый

      • аватар Без имени

        2

        0

        Рифат молодец

        Мөһим

        loading