Җырчы Ринат Рәхмәтуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә атнага бер тапкыр «Турыдан-туры сөйләшү» дигән рубрика булдырачагын хәбәр итеп, анда төрле темалар турында бергәләп уйланырга һәм фикерләрне уртаклашырга чакырган.
Бүгенге темасы: "Авыр вакытларда сезне нәрсә илһамландыра? Һәм сезнең илһам чыганаклары нинди?"
Җавапларны комментарийларда язарга кушып, үзем дә бу сорауга җавап бирермен, дип вәгъдә биргән. Сүзендә торган да. Авыр чорында аңа кемнәрнең терәк булуы турында язган.
"Кыен вакытлар һәрберебезнең тормышында була. Андый вакытта төшенкелеккә бирелмичә, чыгу юлын эзләргә. Минем өчен иң зур терәк ул тамашачым - сезнең әйткән җылы сүзләрегез, "феникс кошы" кебек кабат тереләсез, иҗат итәсез дигән сүзләрегез. Һәм әлбәттә яраткан кешемнең янәшә булуы, мотивациясе миңа көч бирә, авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.
Мине шулай ук күңелле яңалыклар, вакыйгалар, аралашулар, яңа урыннарга бару һәм кайчак ялгыз калу да илһамландыра", - дип, язылучыларыннан, ә сез кыен вакытларда нәрсә эшлисез, дип сораган ул.
Фото: Рината Рәхмәтуллинның телеграм-каналыннан
Комментарийлар
0
0
Кыен вакытларны син узен ясыйсын, бер интервью да мы сон, узен ук сойлэлден 16 тапкыр авариягэ элэктем дип. Бэлки исерек килеш утырмаскадыр, аек акыл белэн эш итэигэдер. Йолдызлык чире кучкэч кыланасыз, масаясыз. Э куткэ каты бук терэлгэч, акча беткэч, тотынасыз, и минем тамашачым дип. Артистлар да, кутэрелеп киткэн че и матур сайрый лар, тамашачым гына дип торалар. Кутэрелеп киткэч, зазвездились, куп сойлэшеп тэ тормый лар, эз тамашачым булса, концерт а куймыйлар, к теп баралар. Бу авылларга кузэтелгэн хэл
0
0