16+

Ринат Рахматуллин: “30 тапкыр юл һәлакәтенә эләгеп, исән калдым”

Җырчы, 200 дән артык җырлар авторы Ринат Рахматуллинның тормыш юлы кискен борылышлардан гына тора.

Ринат Рахматуллин: “30 тапкыр юл һәлакәтенә эләгеп, исән калдым”

Җырчы, 200 дән артык җырлар авторы Ринат Рахматуллинның тормыш юлы кискен борылышлардан гына тора.

Сынаулар, үлемнән бер адым калган мизгелләре дә бихисап. 6 ай колониядә булуы да тормыш китабында язылган булган, күрәсең. Хәзер ул тормышын яңа биттән башларга булган. Аны бу адымга илһамландыручы, рухландыручы тормыш иптәше бар икән. Хәләле белән яшь аермасы 25 яшьтән артык булу да, мәхәббәткә киртә булмаган. Ринат Рахматуллин һәм аның тормыш иптәше Динара белән әңгәмә кордык. Әңгәмә барышында аларның мәхәббәтенә ышандым. Динара да ихласлыгы, ачык йөзлелеге белән сокландырды. 

- Динара, син безнең өчен серле йомгак әле. Тумышың белән кайсы яклардан буласың? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Байлар Сабасында туып-үстем. Кечкенәдән спортка тартылдым. Йөзү һәм уктан ату белән профессиональ рәвештә шөгыльләндем. Уктан ату буенча Татарстан чемпионы исемен яулау да насыйп булды. Балачагым шулай ярышлар, тренировкалар белән үрелеп барды. Ни өчендер миңа арбалеттан, уктан, автоматтан ату кебек, хатын-кызларга ятрак булган спорт төрләре һәрвакыт кызык булды. Адаптив физкультура юнәлешендә белемем алдым. Йөзү буенча тренер булып эшләдем, шул исәптән ДЦП авырулы балалар белән дә шөгыльләндем. Хәзер инде Ринатның төркемендә администратор вазифасын үтим. 

- Ринат Рахматуллин белән беренче тапкыр мәҗлестә очрашкан булгансыз икән. Ул вакытта аның тормыш иптәше булачагыңны күз алдыңа китерә идеңме?
- Беренче тапкыр Ринатны мәҗлестә күргәч: “Әллә Ринат Рахматуллинга пародияме бу?”, - дип уйлап куйган идем. Соңгы елларда зур сәхнәдән дә бераз читләште, шуңа мәҗлескә чын Ринат Рахматуллин килүенә ышанмадым (көлә). Аны телевизордан гына күргәнем бар иде бит. Ринатның җырларын балачактан тыңлап үстем, шуңа күрә янына барып фотога төшәргә булдым. 

- Шул көнне номерлар алыштыгызмы? Юлларыгыз ничек кисеште?
- Юк инде, беренче очрашуда ук номерлар алышмадык. Мин бит аны җырчы буларак хөрмәт итеп, фотога төштем. Аннан социаль челтәргә Ринатның җырлавын кертеп, шәхси сәхифәсен билгеләп куйдым. Менә шуннан аралашып киттек. Аннары тагын берничә тапкыр мәҗлесләрдә очраштык. 

- Ринат абый, 54 яшьтә тормышны үзгәртү җиңел түгелдер?
- Аллаһы Тәгаләдән: “Янымда яхшы кешеләр булсын”, - дип сораган идем. Аллаһка шөкер, “амин” дигән чагына туры килгән. Ничә еллар аралашмаган, үпкәләшкән кешеләр белән араларны ялгадык. Барысы да бик яхшы бара әле, күз тимәсен. 54 яшь икәне сизелми дә.

- Үзегезене ничә яшькә хис итәсез?
Ринат: Динара белән яшьтәш инде (көлә). Элегрәк: “Динарага бик читендер инде”, - дип уйлый идем. Барыбер яшем бар бит. Ә Динара яшь турында, гомумән, уйламый. 
Динара: Сиздермисең дә бит.
Ринат:  “Мин синең белән бәхетле. Яшьтәшләрем белән сөйләшер уртак темалар да күп түгел”, - ди.

- Ринат абый сезнең турында: “Бик сәләтле, әмма шундый беркатлы”, - дип әйткәннәре дә бар. Бу сыйфатның сезгә аяк чалган чаклары булдымы?
Ринат: Бик хак сүзләр. Эчкерсезлегем, гадилегем белән күпләр файдаланды инде. Кеше белән танышканда да, анда үземне күрәм. Ул да гади, беркатлы дип уйлыйм.Тормышымда иң зур хаталарымның берсе бу. 
Динара: Үзең киң күңелле булсаң, башкаларда да шуны күрәсең. Әгәр эчеңдә ачу, нафрәт, көнчелек яши икән, башкалар да шундый дип уйлыйсың. 
Ринат: 30 тапкыр юл һәлакәтенә эләгеп, исән калдым. Бәлки, шул “ыштансызлыгым”, башкаларга карата чиста күңелле булуым аркасында аркасында дөньяда яшимдер.

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

6

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading