16+

Рината Тэй: "Кияүгә чыкканчы, балага узгансың" дигәч, гарьләнеп еладым"

Ул тамашачыга “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” төркеме аша таныш. Хәзер сәхнәдәге исеме – Рината Тэй. Яшь булуына карамастан, Рината – зур сынаулар, авырлыклар кичергән көчле рухлы хатын-кыз.

Рината Тэй: "Кияүгә чыкканчы, балага узгансың" дигәч, гарьләнеп еладым"

Ул тамашачыга “Рәхәт Лукум”, “Кыю кызлар” төркеме аша таныш. Хәзер сәхнәдәге исеме – Рината Тэй. Яшь булуына карамастан, Рината – зур сынаулар, авырлыклар кичергән көчле рухлы хатын-кыз.

Күпләргә мәгълүм, җырчының ире коточкыч юл фаҗигасендә могҗиза белән исән калды.

– Рината, Сагир белән тәүге тапкыр очрашкан мизгелләрне хәтерлисеңме?

– Без 2006 елда Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда таныштык. Студентлар җыелышында күз карашлары очрашканын хәтерлим. Ә аңа кадәр Сагирны тулай торакта күргәнем булды. Бәлки шул вакытта миңа күз салгандыр. Дөресен генә әйткәндә, булачак иремне башка төрле итеп күз алдына китерә идем. Әмма тышкы кыяфәт икенче урында калды. Күңелемне тышкы кыяфәте белән түгел, ә эчке матурлыгы белән яулады. Хатын-кызга карата мөнәсәбәте, тәмле телле, ачык күңелле булуы ошады. Тулай торакта да гел ярдәмгә килде.

– Ничә ел очрашып йөрдегез?

– 3,5 ел йөргәннән соң, Сагир әти-әни янына авылга кайтып, кулымны сорады. Аннары Чаллыда яшәүче әти-әнисе белән кыз сорарга килделәр. Шулай итеп, 2009 елның 18 декабрендә никах укыттык. Барлык чыгымнарны Сагир белән икәү күтәрдек. Никахны үзебез теләгәнчә Кол Шәриф мәчетендә үткәрдек. Аннан соң Казанда арендага фатир алып шунда яши башладык.

– Никахны нинди акчага үткәрдегез?

– Без әти-әниләргә авырлык китермәскә тырыштык. Сагир укыганда да гел эшләде. Шәһәрнең бер компаниясендә заказ буенча су илтүче булды. Аннан соң параллель рәвештә бер министрның шәхси йөртүчесе булып эшләде. Эшләгән акчасын никахка җыеп барды. Мин эшләгән акчаны исә ашарга, кирәк-яракка тоттык. Ул чакта “Рәхәт Лукум” төркеме белән концертларда җырлап акча эшли идем. Ярты елдан артык никах белән яшәгәннән соң, 2010 елның 31 июлендә Алабуга шәһәрендә туебыз булды.

– “Рәхәт Лукум” ни өчен таркалды?

– 2006 елда якташым, җырчы Артур Минһаҗев “Казан егетләре”нең продюсеры “Рәхәт Лукум” төркеменә кызлар җыя дип, мине студиягә алып барды. Җырлап күрсәткәч, ошаттылар. Аннары, озак кына эзләгәннән соң, төркемгә Линара белән Римманы чакырдык. Шулай итеп, төркем 2007 елда оешты. Кияүгә чыккач: “Балага узгансың, шуңа кияүгә чыккансың”, – диделәр. Бу сүзләрне бик авыр кабул иттем, өйгә кайтып еладым. Ә без бала тапмаска дип үзара сүз куешкан идек. Сүземдә тордым, балага узмадым. Кызлар белән өчебез дә 2012 елда бала таптык. Кызганыч, Римма төркемгә кире кайтмады. Шуннан соң төркемебез таркалды. Линара белән уйлашкач, продюсерсыз гына “Кыю кызлар” төркемен оештырдык. Өченче кыз итеп Гөлнара исемле кызны алган идек, әмма ул бездә озак җырламады. Линара белән “Кыю кызлар” дуэтында 2012 елдан – 2018 елга кадәр бергә эшләдек. Аннары юлларыбыз аерылды.

– Линара белән аралашасызмы?

– Әлбәттә. Безнең балалар бер мәктәптә, бер сыйныфта укый.

– Рината Тэй исеме белән сәхнәгә чыгарга курыкмадыңмы?

– Курыкмаган кая?! “Халык ничек кабул итәр икән?” – дигән курку булды. Әмма электән үк сәхнәгә тәхәллүс белән чыгарга хыялландым. Рината исемен Сагир тәкъдим итте. “Хәтерлисеңме, балачагыңда Рината исемле булырга теләвеңне сөйләгән идең?” – диде. Әйе, чынлап та, без сыйныфта өч Рүзилә, бер Зилә укыдык. Әнигә: “Нигә миңа Рината дип кушмадың?” – дидем. Әмма ул вакытта Рүзилә исеме модада булган. Бервакыт юлда барганда, Сагир: “Рината исеменә кушымта җитми”, – диде. Әти Ринат, Ринат әти дип уйлый торгач, Рината Тэй исеме килеп чыкты. Дуслар белән киңәшләшкәннән соң, сәхнәгә шушы исем белән чыгарга булдым.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X