16+

Рисәнә кебек халык җәүһәрләрен саклыйсы һәм яклыйсы иде

Казан тамашачысы Рисәнә Мостафинаның башкала сәхнәсенә кайтуын зарыгып көткән.

Рисәнә кебек халык җәүһәрләрен саклыйсы һәм яклыйсы иде

Казан тамашачысы Рисәнә Мостафинаның башкала сәхнәсенә кайтуын зарыгып көткән.

Рәшит Ваһапов фонды зурдан кубып “Халык җәүһәрләре” концертларын оештырмаган булса, шундый югалып калган асылташларыбызның моңлы җырларын кайчан ишетер идек икән? Әнә берәм-берәм сәхнә түрендә җырлаган мондый талантлар халкыбызда бик күп. Тик аларны күрә һәм күрсәтү белергә кирәк шул.

Зәмһәрир суык кичтә сәхнәдән агылган моң белән җылындык бугай без. Яраткан җырчысының концертына өшетмичә чәчәкләр алып килүчеләргә, изге теләкләр теләп калучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Ә менә сәхнәдә Рисәнәнең үзенә дә күп мәртәбә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Булганың өчен, үзеңчәлекле җырларың өчен, моңнарың өчен зур рәхмәт сиңа!

Яшьтән җыр-моң, шигърият дөньясында яшәгән (Рисәнә апа үзе дә шигырьләр язарга ярата) кызга бу дөньяда иҗат белән яшәү җиңелләрдән бирелми. Әнисе Затия, әтисе Әбрар абый да җырга-моңга гашыйк кешеләр була. Авылдашлары  аларны шулай моңлы гаилә буларак искә ала. Алардан күчкән җыр-моң Рисәнәне гомер буе озатып бара. Тик бу тормыш юлларында иҗат белән көн дә шөгыльләнергә генә мөмкинлек булмаган. Башкарган эшләре дә турыдан-туры җыр дөньясы белән бәйле булмый аның. Тик берни дә аңа яраткан иҗатыннан аерылып торырга киртә була булмаган. Моң аның үзәгеннән, йөрәк хисләреннән туган.

– Гомерем шушы яшькә кадәр яшәп җырлап үтте. Кайчан җырлый башладым, дигәнгә дә җавап бирә алмыйм. Кечкенәдән үк, үземне белә башлаганнан бирле җырлыймдыр кебек. Шулай яшәдем дә. Бәләкәй генә өйнең тәрәзә төбенә менеп утырып, кешеләрне тәрәзәдән, җырлап каршы ала һәм озатып кала идем. Шуны хәтерлим. Балачакта, әйдә теге җырыңны җырла дигәч, рәхәтләнеп җырлый торган идем. Бүгенге көнгә кадәр дә Ходай биргән тавышымны җәлләмичә замандашларыма, райондашларыма һәм мине яраткан бик күп тыңлаучыларыма рәхәтләнеп җырлыйм, – ди Рисәнә Мостафина.

Лаеклы ялга чыккач та, Рисәнә апа төп нигездә 91 яшькә кадәр әнисен карап тәрбияли. Аны соңгы юлга озата. Туганнарына терәк, якын кешеләренә кирәк булып яши ул. Туган авылы – Миңгәр табигатенә үлеп гашыйк кеше.

– Мин Байлар Сабасында яшәвем белән горурланам. Кая гына барсам да, тиз генә кайту ягын карыйм. Авылымны яратам. Авылым чишмәләрем, авылымның һәрбер җәнлеген – мәчесен, этен бик яратып яшим, – дип сөйли Рисәнә Мостафина.

Халык җәүһәрләре безнең арабызда, ул халыкныкы, ул безнеке. Әмма ул җәүһәрләрне барлап, кадерләп халыкка җиткерүчеләр – алар шушы асылташларны барлаучылар бит. Бу уңайдан Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның хезмәте бәяләп бетергесез. Республиканың төрле районнарындагы иң талантлы, иң булдыклы егет-кызларны кулларыннан җитәкләп диярлек зур сәхнәгә алып чыкты ул.

– Бүгенге салкын көндә, халык бик килмәс дип тә курыккан идек. Сез безнең җәүһәрләребезне, бигрәк тә Рисәнә Мостафинаны чын күңелдән яратасыз. “Балан” җырыннан соң, чыгуым табигый. Букетымда балан чәчәкләре дә бар. “Балан” җыры Рисәнә Мостафина башкаруында аерым бер тема. Җырчыны җырчы иткән җыр була. Җырны җыр иткән җырчы була. “Балан” җыры Рисәнә Мостафинаны киң халыкка таратты. Аны күпләр башкаралар. Әмма барыбер ул җыр Рисәнә Мостафинаныкы, – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты “Халык җәүһәрләре” проектының генераль продюсеры Рифат Фәттахов. Ул тамашачыларга да, җырчының үзенә дә зур рәхмәтләрен җиткерде. Рифат Фәттахов шулай ук Саба районына рәхмәтләрен белдерде. “Безнең бөек язучыбыз Туфан Миңнуллин әйткән, безне бик күп илләрдә данга күмеп тә, якташларым минем хакта бер җылы сүз әйтмиләр икән, башкаларның данлавының миңа бер тиен дә кирәге юк дигән. Бүген Рисәнәнең якташлары чыкты, бик җылы сүзләр әйттеләр. Матур биюләр бүләк иттеләр. Бу кадер хөрмәт өчен Саба районы халкына, Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диде ул.

 “Халык җәүһәрләре” проекты җитәкчесе әлеге юнәлешкә мөстәкыйльлек тә бирмәкче.

– Бу проектын икенче ел алып барабыз. Максатыбыз – әлеге проектны Рәшит Ваһапов фестиваленнән чыгарып, үзбашка җибәрү. Мөстәкыйль милли мәдәни фестиваль итеп үткәрәсебез килә. Бу проект безнең халыкка кирәк, – ди ул.

Рисәнә Мостафинаның тамашачысы да үзгә аның. Аны белгән, дистә еллар аның иҗаты белән кызыксынып яшәгән, гомер буе тугрылыклы калган тамашачылар алар. Алар әле Рисәнәнең К.Тинчурин, Г.Камал театры сәхнәләрендә концертлар куйган чакларын яхшы хәтерли. Аның моңы һәркемнең күңелендә аерым  урын алган. Әнә бит залда 91 яшьлек тамашачысы да, яшьләр дә җырчының иҗатына мөкиббән.

Сәхнәнең сихри көче дә җырчыны үзеннән җибәрми әле. “Синең тугры сүзле булуыңа, синең моңына, синең чибәрлегеңә сокланмый мөмкин түгел. Сөбханалла дип карадык без. Сөбханалла Рисәнә!” – дип үзенең ихлас хисләрен җиткерде концертны алып баручы Динә Латыйпова. Бер учка җыелган асылташлардан торган бәйрәм кичәсе бер сулышта узды да китте. Рисәнә Мостафинаның концертын халык җәүһәрләре Азат Нургалиев, Миргаяз Шәрәфиев кебек талантлы егетләр дә бизәде. Асылташлар төрле булган кебек, халык җәүһәрләре дә төрледән-төрле. Аларны саклыйсы һәм яклыйсы иде.

Язмага реакция белдерегез

19

1

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading