16+

Китап уку традициясен ничек яңартырга?

2023 елда Татарстан Республикасы «Иң күп укый торган төбәк» бөтенроссия конкурсында җиңү яулап, үзендә “Россиянең әдәби флагманы” фестиваль-форумын үткәрүгә лаек булды.

Китап уку традициясен ничек яңартырга?

2023 елда Татарстан Республикасы «Иң күп укый торган төбәк» бөтенроссия конкурсында җиңү яулап, үзендә “Россиянең әдәби флагманы” фестиваль-форумын үткәрүгә лаек булды.

23-25 май көннәрендә Казанда китап индустриясе вәкилләре кайнашты. Башкалада 60ка якын чара: панель дискуссияләре, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр һәм иҗади очрашулар билгеләнгән иде. Китап укуны популярлаштырудагы иң үтемле алымнары белән төрле төбәк вәкилләре уртаклашты. 

24 майда Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында “Яңа замананың китап индустриясе: чакырулар, икътисад, киләчәк” пленар сессиясе узды. Китап проектлары белән эшчәнлектә төрле индустрияләр элемтәсе һәм аларның потенциалы, китап өлкәсенең трансформацияләре, социаль челтәрләрдәге китап контенты, балаларны һәм яшьләрне китап укуга тартуда иң яхшы практикалар турында җитди сөйләшү булды.

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашучыларны сәламләп, халкыбыз элек-электән китапка хөрмәт күрсәтүен ассызыклады. Бераз гына тарихка тукталып, хәреф җыю ысулы белән татар телендәге беренче китап моннан 400 елдан артык элек Лейпцигта басылуын, моннан 300 ел элек

Петр I поход типографиясендә татар телендә беренче басма китап барлыкка килүен билгеләде.

- Бүген бөтен нәшриятчылар алдында күп бурычлар тора. Әмма алдыбызда торган төп бурыч – үсеп килүче буынны китап укырга этәрү. Китап ул – интеллект, милләтебезнең рухи байлыгы, патриотизм фундаменты, алга таба уңышлы үсеш алуның гаранты, - диде Әсгать Сәфәров.

Россия китап союзы президенты Сергей Степашин үзенең телевизорны бөтенләй диярлек карамавын, аны тик “Хәбәрләр” вакытында кабызуын, ә менә китап укымаса, ул йоклап та китә алмавын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген электрон китаплар барлыкка килде, әмма алар традицион кәгазь китапны алмаштыра алмый. Чөнки “алар тере”, диде ул.

Шулай ук Сергей Степашин кино индустриясенең китап укуга уңай йогынтысын ассызыклады. Мисал итеп ул күптән түгел кинотеатрларда күрсәтелгән “Мастер һәм Маргарита”ны китерде. 

- Кешеләр фильмны карады да, әсәр белән чагыштырырга теләп, китапка үрелде. Экранда кайсы өлешләре әсәр белән чагыша, ә кайсылары юк икәнен белергә теләде. Менә сезгә кино һәм китап индустриясе бәйләнеше. Шундый ук хәл “Идиот” экранизациясеннән соң булган иде. Бер шиксез, без тандемда эшләргә тиеш, - диде ул.

Гаиләдә китап уку традицияләрен үстерүне ул өченче мөһим фактор дип билгеләде.  Элек 90 процент балаларны беренче китап белән әти-әнисе, әби-бабасы таныштырса, бүген, ялгышмасам, 57 процент бала китап белән әти-знисе ярдәмендә таныша, диде ул.

Китапларның бәясе шактый кыйммәт булуының да китап укуга тискәре йогынты ясавын билгеләде Сергей Степашин. 

- Китаплар АКШда һәм Европада тагын да кыйммәтрәк, диләр. Әмма хезмәт хакларын чагыштырырга кирәк. Халыкның 20 проценты фатир өчен ничек түләргә дә, азык-төлеккә ничек өлеш чыгарырга дип яши. Китап һәркем алырлык бәядән булырга тиеш, - дип ассызыклады Россия китап союзы президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading