16+

Өйләнгән ирдән бала табарга телим

Мин өйләнгән ир белән очрашам. Аңа – 36, миңа 23 яшь.

Өйләнгән ирдән бала табарга телим

Мин өйләнгән ир белән очрашам. Аңа – 36, миңа 23 яшь.

Талашкан чаклар еш була. Ләкин шундук дуслашабыз. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Ул мине башкага бирергә теләмен әйтә.
Күптән түгел хатыны безнең мөнәсәбәтләр турында белде. Хатынының туган көне иде. Ә без икенче көнне күрешергә тиеш идек. Кичтән “сагындым, иртәгә көтәм” дип смс яздым. Шундук миңа шалтырату килде. Әмма телефонның теге очында дәшмәделәр. Мин кире шалтыраткач та тынлык. Хатыны икәнен шундук аңлап алмадым.

Төне буе йокламадым. Бик борчылдым. Иртән ул миңа шалтыратты. “Хатын барысын да белә, әлегә миңа язма, шалтыратма, ике айдан элемтәгә чыгармын”,  – диде. “Ярар, мине генә ташлама”, – дидем. Тик ике айдан соң да, ярты елдан соң да ул язмады, шалтыратмады.
Беркөнне ул шалтыратты. Күрештек, без кабат бергә. Яраткан кешемнән кыз бала табарга телим. Хатыныннан китмәсә китмәсен. Әмма уртак мәхәббәт җимешебезнең булуын телим. Мәхәббәтегез өчен көрәшегез, дуслар!

Адилә, 
Казан.
Фото: .freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

3

10

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Дура

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу бик зур гөнаһ, ярамый бу ирдән балв табарга. Акылыңа кил!

      • аватар Без имени

        1

        0

        Кеше тормышын ботарга ярамый, рахэт курмисен

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди бәхет булсын ул, кайчан син семья арасына, ир белән хатын арасвна тыгылдың? Күтеңә бәла булсын! Тварина!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Вәт җүләр икән бу кызый.

            Мөһим

            loading