Шәһри Казан

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Кайбер артистлар ачуымны чыгара"

Татар эстрадасының популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов кайбер артистларга ачулы булуын белдерде. Аның фикеренчә, җырчылар башка җырчы хисабына тамашачы җыям дип, мәгънәсез гамәл кыла.

Реклама

“Гадәттә, артист концерт алдыннан концерт буласы мәдәният йортына афиша белән билетларны тарата. Белмим, ни сәбәпледер, кайбер артистлар шул ук урынга барып, алданрак көнгә концерт билгеләп, үзләренең афиша-билетларын бирә башлады. Бу бик каты ачуымны чыгара. Әлегә ул артистларның исемнәрен әйтмим. Мин барлык артистларны да хөрмәт итәм. Үзем һич кенә дә алай эшләмәс идем. Артистларга да бердәм булырга киңәш итәм”, - дип сөйләде безгә Ришат Фазлыйәхмәтов. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: