– Әтине җирләп ике ел узгач, әни китеп барды. Кар көрәгәндә, ялгыш таеп егылып оча сөягенә зыян килде. Аннан соң биле авырта башлады. Хастаханәдә ятып чыкты. Ләкин авыртуы кимемәде, арта гына барды. Аягына баса алмый башлагач, абый белән әнинең сеңлесе әнине район хастаханәсенә алып барды. Шул вакытта оча сөяге сынып, әни аңын югалткан. Шуннан соң әнине Йошкар-Ола шәһәренә алып китеп операция ясадылар. Наркозны күбрәк биргәннәр бугай, әни тулысынча айный алмый, башына да зыян килә. Ике ай ятканнан соң, бөерләре эшләүдән туктый. Әни 8 март көнне хастаханәдә абыйның кулында җан бирде. 1 майда аңа 65 яшь тулырга тиеш иде, 64 яшендә китте.
– Бу кайгылы хәбәрне алганда кайда идең?
– Ул көнне Филармониядә концерт булды. Җырлап кайттым да, күңел тыныч булмагач, дуслар белән урамга чыгып киттем. Шулчак абый шалтыратып, шушы хәбәрне җиткерде. Тиз арада юлга кузгалдым. Озак та үтмәде, әнидән соң әби дә 86 яшендә китеп барды. Әби әнинең сеңлесендә яши иде. Ул апабыз балачагында бишектән идән астына егылып төшеп гарип калган. Шуңа да карамастан өйдә бөтен эшне дә эшли ул. Әле югалтулар аннан соң булды: җизнине, әтинең энесен җирләдек.
– Язмышыңа ачу сакламыйсыңмы?
– Юк. Без барыбыз да бу дөньяда вакытлыча. Гомерләре кыска булгандыр, күрәсең. Урыннары оҗмахта булсын.
– Ир-бала күбрәк әнисенә тартыла, диләр...
– Гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Без дүрт малай үстек. Без, гомумән, малайларга бай. Абыйларның да уллары бар. Килешәм, күбрәк әни малае булганмындыр, мөгаен. Әни мәктәп ашханәсендә эшләде. Мандариннар ашый идек. Дефицит товарларны иң беренче без авыз итә идек. Әни киң күңелле кеше иде ул. Мин әнигә бик рәхмәтле. Сәләтемне күреп, Казанга укырга алып барды. Бүгенге уңышларымда әниемнең роле гаять зур.
Комментарийлар