16+

Ришат Фазлыйәхмәтов вакцина ясаткан: "Күпме танышым вафат булды..."

13 августа 2021, 14:48
3180
0
0
Уку өчен 1 минут

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов коронавируска каршы прививка ясаткан.

Ришат Фазлыйәхмәтов вакцина ясаткан: "Күпме танышым вафат булды..."

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов коронавируска каршы прививка ясаткан.

"Бөтен илгә авырлык һәм мәшәкать китереп, кайдан килде бу авыру? Инде күп танышларым әлеге "COVID-19" чире белән авырып узды. Күпмесе вафат булды... Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Халыкта: "Сакланганны Аллаһ саклар", - дигән әйтем бар. Без дә саклану чарасы буларак, "COVID-19"ка каршы вакцина ясаттык. Сәләмәт булыгыз, үзегезне саклагыз!" - дип язган Ришат инстаграм сәхифәсендә.

Билгеле булганча,Россия президенты Владимир Путин илдә вакцина ясатуны мәҗбүри итмәскә, ләкин халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading