16+

Ришат Төхвәтуллинга ачык хат язганнар.  Ни булган?

Бу фикергә күпләр кушылыр иде, мөгаен. «Әбиләр ямь кертеп җибәрәләр. Аларны ничек сәхнәдән куып төшерәсең? Алар бит Ришатны яраталар, шуңа менәләр»...

Ришат Төхвәтуллинга ачык хат язганнар.  Ни булган?

Бу фикергә күпләр кушылыр иде, мөгаен. «Әбиләр ямь кертеп җибәрәләр. Аларны ничек сәхнәдән куып төшерәсең? Алар бит Ришатны яраталар, шуңа менәләр»...

Ришатның Стәрлетамакта узган концертына килгән тамашачыга сәхнәгә менеп шигырьләр сөйләүче һәм Ришат белән фотога төшүче әби-апалар ошамаган.

«Концертыгызны бер тында карадык, рәхмәт, матур булды. Ләкин бу сүзләрне язмыйча кала алмыйм. Хатымны укып, бу проблеманы чишү юлларын табарсыз дип ышанып калам. Мин концертка шактый зур акчалар түләп Ришат һәм Алиянең җырганын карарга, уңай тәэсирләр алырга киләм. Әбиләрнең үзешчән сәнгать әсәрләрен тыңларга һәм фотосессия карарга түгел. Чәчәк бирү бер хәл. Янымда утырган ханымнар да кәнагатьсезлек белдерде. Мин алар белән килешәм», — дип яза инстачы.

"Безнең концертыбыз турында уңай бәяләмәгез өчен зур рәхмәт. Без тамашачыларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сезнең фикерегезне уртаклашам, киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәкбез. Алга таба мин кадерле тамашачыларым белән концерттан соң очрашачакмын. Фотога төшүләр һәм аралашуларны концерт ахырына калдырабыз", — дип җавап биргән бу хатка Ришат.

«Әбиләргә тимәгез. Чыгып сөйләсеннәр», — дигән инстачыга: «Тимибез. Алар минем иң кадерле тамашачыларым», — дип җавап биргән җырчы.

«Әбиләрне яратмаучы, тупас кеше генә яза ала мондый хатны», «Әбиләр концерт программасына комачау итми, бизи генә», «Әбиләр ямь кертеп җибәрәләр. Аларны ничек сәхнәдән куып төшерәсең? Алар бит Ришатны яраталар, шуңа менәләр», — дигән фикердә  кайберәүләр.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моны язган кеше генэ акча тулэп кергэн мени! Эбилэр актыгы пенсиясенэ билет алгандыр может. Аларда бушка кермэгэн. Тагын сезнен шикелле буш кул белэн килмэгэннэрдер !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес, нэрсе булган эбилер сэхнеге менеп Ришатка узлере язганы укып фотога тошкенен, концерта эбилер йори кубрек, сезге охшамый икен ни эшлисен инде бар кешеге ярап булмый, сезде эби булырсыз ул тиз килеп жите, Ришатны барыбызда яратабыз эби булсакта йорибез ,сез дорес тугел ханым

      • аватар Без имени

        0

        0

        Человеконенавистничество крепчает.

        Мөһим

        loading