16+

Ришат Төхвәтуллинның "баласы" премия алды!

Казанда “Балалар премиясе-2022” тамашасы үтте. Инде ничә еллар дәвамында ТМТВ телеканалы сәләтле йолдызчыкларга зур сәхнәгә юл ача. Быел да "Балалы солянка" тапшыруында катнашучылар үз премиясенә ия булды.

Ришат Төхвәтуллинның "баласы" премия алды!

Казанда “Балалар премиясе-2022” тамашасы үтте. Инде ничә еллар дәвамында ТМТВ телеканалы сәләтле йолдызчыкларга зур сәхнәгә юл ача. Быел да "Балалы солянка" тапшыруында катнашучылар үз премиясенә ия булды.

Концерт лауреатларның кызыл келәмнән узу тантанасы белән башланып китте. Алар бер-бер артлы зал аша узып, кызыл келәмнән сәхнәгә күтәрелде. Биредә балаларны Байбулат каршы алып озатып торды. Йолдызчыкларга диплом, статуэтка белән бүләкләр тапшырдылар. 

Тантаналы өлештән соң сәхнәгә алып баручылар чыкты: Рамил Шәрәпов һәм өч бала – Зәлия Зиннурова, Аслан Миргаязов, Әминә Әхмәтҗанова, Наилә Славина. Аслан - “Китап” радиосының җитәкчесе Алмаз Миргаязовның улы. Бик оста, чая, үткен малай. Җырлаганда да бии-бии җырлады. Алып баруы да ошады. Бу егетнең киләчәге бар.

Җырчы балаларның монысы яхшырак, монысы остарак булды дип аерым бәя бирәсе килми. Барысы да сәләтле, һәркайсының үзенчәлекле ягы бар. Шулай да иң көчле алкышлар Камил Баһныкы булды. Ул бер җыр дәвамында дүрт гармунда уйнады. Тамашачы аны бик озак алкышлады. Шунысы кызык: кайбер лауреатлар артистлар белән дуэт башкарды, ә кайберәүләре үзе генә чыгыш ясады. Ни өчен ул балаларның да танылган артистлар белән җырламавы бик үк аңлашылмады...

ТМТВ телеканалының директоры Лилия Кадыйрова әйтүенчә, “Балалар премиясе” - телеканалдагы иң яшь проектларның берсе. “Проектның базасы - атна саен чыгып килүче “Балалы солянка” тапшыруы. Аны балалар үзләре алып бара, җырларын башкара. Ул җырларга без клиплар да төшерәбез. Проектның иң мөһим үзенчәлеге шунда: ул татар телендә оештырыла. Ике бала әнисе буларак әйтәм алам, кызганыч, хәзерге балалар “Ай, былбылым” кебек татар халык җырларын тыңламый. Алар “Тик-ток”тагы популяр егет-кызларны, блогерларны карыйлар, заман белән бергә атлыйлар. Безгә шул заманнан ничек тә төшеп калмаска иде. Без балаларның телендә аралашырга тырышабыз. Җыр ярдәмендә телне саклап калуга ышанам”, - диде Лилия Кадыйрова.

Әлеге проектның авторы һәм режиссеры – Гөлназ Сәфәрова. “Без үз алдыбызга  проектның дәрәҗәсен тоту һәм үстерү максатын куябыз. Балалар танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Алар, чын мәгънәсендә, талантлы балалар. Араларында Франция подиумнарында модель булган кызлар, Халыкара һәм Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңгән балалар бар. Монда сайлап алынган иң шәп балалар катнаша. Профессиональ балалар белән эшләве рәхәт”, - ди Гөлназ.

“Конкурста катнашу баланың психикасына зыян итмиме?” - дигән сорауга ул: “Юк, зыян итми. Минем үземне дә әни 5 яшемнән төрле конкурсларга йөртте. Бөтенесендә дә җиңмәдем, кайдадыр төшереп калдырдылар, “булдыра алмыйсың”, “туры килмисең” диделәр. Еларга, нервыланырга туры килде. Барысы да истә калды. Әмма бу күңелсез хәлләр кешене “үтерми”, киресенчә, чыныктыра”, - ди Гөлназ.

Хәтерләсәгез, “Балалы солянка” концертларында баласы булган артистларга өстенлек бирелә иде. Монда исә 3-4 кенә артистның баласы катнашты. “Проектның концепциясен бераз үзгәртергә булдык. Быел баласы булмаган артистлар да катнаша. Әйтик, Ришат Төхвәтуллин проектта беренче тапкыр чыгыш ясый. Ришатның баласы – ул аның проекты. Барыбыз да белә, Ришатның укучылары бар, ул җырларга өйрәтә. Ә нигә әле аның белән бергә җырлаячак баланы Ришатның баласы дип карамаска? Камал – бик күп конкурсларда җиңү яулаган, тавышы белән үзенә гашыйк иттергән талантлы малай”, - диде Гөлназ Сәфәрова.

“Балалы премия-2022” лауреатлары:

1. Ясминә Гарипова (Эльмира Кәлимуллина белән дуэт) 

2. Алия Төхвәтуллина (Азат Фазлыев белән дуэт)

3. Элина Чеботарева (Алинә Шәрипҗанова белән дуэт)

4. Җәмилә (Илгиз Шәйхразиев белән дуэт) 

5. Аслан Миргаязов (Илназ Сафиуллин белән дуэт)

6. “Веснушки” төркеме

7. Раяна Ибатуллина (Ришат Фазлыйәхмәтов белән дуэт) 

8. Әминә Әхмәтҗанова

9. Мәрьям Сабирова (Данир Сабиров белән дуэт)

10. Раяна Миңнегалиева

11. Камил Баһ

12. Милина Хәйруллина (Илнат Фәрхуллин белән дуэт)

13. Сәфинә Минһаҗева

14. Әминә һәм Мәдинә Рәсуловалар (Раяз Фасыйхов белән дуэт)

15. Аяз Фазлыев

16. Азалия Яфасова (Ильмира Нәгыймова белән дуэт)

17. Айза (Рифат Зарипов белән дуэт)

18. Наилә Славина (Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуэт)

19. Камал (Ришат Төхвәтуллин белән дуэт)

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading