16+

Ризат Рамазанов баҗасы турында : "Яхшы бәхилләтте – мәгәриче долларда"

Ризат Рамазанов белән әңгәмә корганда, «Баҗайлар»җырының тарихына кагылып узган идек. Ул язма «ШК» да басылып чыкты.

Ризат Рамазанов баҗасы турында : "Яхшы бәхилләтте – мәгәриче долларда"

Ризат Рамазанов белән әңгәмә корганда, «Баҗайлар»җырының тарихына кагылып узган идек. Ул язма «ШК» да басылып чыкты.

«Без өч баҗай. Өлкән баҗай Казахстанда нефтьче булып эшли. Бервакыт Башкортстанда печән алып кайттык та мунча керәбез. Шул әйтә: «Әйдә, баҗайлар турында җыр эшлә», - ди. Казанга сөенеп кайтып киттем, Айдар абыйга сүзләрен яздырдым. Көе дә булды. Ике ел буе шул җырны җырлап йөрим, клибы да бар. Һаман бәхилләткән кеше юк әле. «Клип төшерә калсаң, үзем спонсор булам»,- дигән иде, ярдәме күренми», - дип сөйләде ул.

Ниһаять, казах баҗасы Ризатны исенә төшергән.
- Яхшы бәхилләтте - мәгәриче долларда, - дип шатлыгын уртаклашты Ризат. - «Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел», - дип төрттереп йөргәч, кәҗә дә бирергә уйлаган. Кибеттән тапмагач, Кытайдан заказ белән бер ай көтеп кайтарткан. Кәҗә чыгып качмас, хәзер иртән торгач, теге сумма артмас микән дип, көн саен доллар курсын карыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading