- Яңа ел бәйрәмнәрендә күп эшләнде. Корпоративларны 23 декабрьдә башлаган идек, 31е дә эшләргә туры килде. 1 январь гына ял иттек тә, 2сеннән туй-юбилей мәҗлесләре китте. Шунда 20 көн буе төрле ресторан, кафе ризыгы ашалды. 10 сыннан 20сенә кадәр тормыш иптәшем Зинираның туган ягы Башкортстанга кайтып киттек. Анда көн саен...
- Яңа ел бәйрәмнәрендә күп эшләнде. Корпоративларны 23 декабрьдә башлаган идек, 31е дә эшләргә туры килде. 1 январь гына ял иттек тә, 2сеннән туй-юбилей мәҗлесләре китте. Шунда 20 көн буе төрле ресторан, кафе ризыгы ашалды. 10 сыннан 20сенә кадәр тормыш иптәшем Зинираның туган ягы Башкортстанга кайтып киттек. Анда көн саен кунакта йөрдек. 18ләрендә бер туганнарга баргач, үлчәүгә басып караган идем: 100 кило булганмын. Күңелгә авыр булып китте, өйләнгәндә 82 кило гына идем. Шуннан әбинең сеңлесе: "Кияү, телевизордан сине карыйбыз, тазара күрмә, бер дә килешми, тазару - авыру" ул дип үгет-нәсыйхәт бирде. Табиб булып эшли ул, хафага төшкән күңелем тәмам тынычлыгын җуйды. Казанга кайткач, тренер Әсхәткә шалтыраттым.
"Бу артык килограммнарны диета белән генә ташлап була", - ди. Фитнеска йөрмичә, үзем тырышырга булдым. Кызым Айгизәне балалар бакчасына илтәм дә, бер сәгать йөгереп кайтам. Ә бу вакытта урамда - 25 градус суыклар тора. Шабыр тиргә манылып кайтам да душ кереп, диета белән тукланырга керешәм. Әсхәттән ябыгу салаты болайрак: кыяр, помидор, болгар борычы, пешкән тавык итен зәйтүн мае белән болгатырга, әз генә тоз салырга ярый. Көне буе шушы салатны ашыйсы. Бер атна шуны ашап тордым. Атна ахырына нерв системасы түзмәде, баш күтәрә башлады. Юктан да ярсып китәм, кулдан эш төшә, кәеф китә. Мин үзем бик каты тәмлетамак, баллы ризык ашыйсы килә генә бит. Шуннан Зинира да: "Бу дөрес хәл түгел, әзрәк эремчек, аш, шулпа ашарга кирәк", - ди.
Хатыным интернеттан да укып, үзе белгәннәр буенча да мине тагын диетага утыртты: камыр ризыклары белән шикәрне рационнан бөтенләй сызып аттым. Тәмлетамак булгач, баллыдан алай тиз генә баш тартып булмый. Көнгә бер җимеш, йә бер кәнфит белән чәй эчкәләдем.
Урамда йөгереп, тамак авырта башлагач, фитнеска язылдым. Бер сәгать йөгерәм, мускул өчен күнекмәләр ясыйм. Һәм менә, мин көткән нәтиҗә: ике ай эчендә 17 килограмнан котылдым. Хәзер үземне бик коры диетада тотмыйм, процессны башлап җибәрү һәркемгә кирәк дип саныйм. Хәзер камыр һәм баллы ризыклар кулланмаска, кичке 6 соң ашамаска тырышам.
Бер-ике тапкыр "ычкынасы" килгән вакытлар булды. Йә кунакка барабыз, йә әни тәмле ризыклар пешереп алдалый. Ашыйсы килә-ә-ә. Бер-ике сәгатен түзеп утырам да, өченче сәгать киткәч, "Кабып кына карыйм" дип, бер-ике кисәк тәмләп карыйм. Ашыйсы килсә, су эчәргә кирәк. Басыла. Ихтыяр көче дә бик кирәк. Нәтиҗә күренә башлагач, барлык авырлыклар онытыла. "Ризат, шундый ябыккансың!" - дип килеп әйтү миңа: "Шундый шәп җыр яздыргансың", - сүзенә тиң.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар