Шәһри Казан

Ризат Рамазанов Зинира урынында кем җырлаячагын әйтте

Эстраданың танылган артистлары Зинира белән Ризатның икенче бәби алып кайтулары турында хәбәр иткән идек инде. Ризат Зинира декретка киткәч, сәхнәдә кем белән җырлаячагын әйтте. Яңа дуэт инде җыр да яздырган.

“Хәерле көннәр, дусларыбыз. Зинира декретка, без Айгизә белән концертка әзерләнәбез”, - дип язган Ризат Рамазанов Инстаграмда.

Сүз Рамазановларның кызлары Айгизә турында бара. Баксаң, Ризат кызы белән гыйнвар аенда узачак “Балалар премиясе” концертында җырларга әзерләнә икән.

Видео астына “Әнисенекеннән ким түгел тавышы”, “Зинираны уздыра түгелме соң кызыгыз?”, “Зинирага алмаш үсә”, “Айгизәгә күзләр тимәсен” һ.б. фикерләр язганнар.

Реклама

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: