Шәһри Казан

Рөстәм Асаев улына нинди исем сайлаган?

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев дүртенче тапкыр әти булды, дип хәбәр иткән идек.

Сабый 6 июльдә көндезге сәгать 2ләрдә Казанның 1нче номерлы бала тудыру йортында туган. Рөстәмнең тормыш иптәше Айгөл ир бала тапкан.

“Улыбызның буе – 56 см, авырлыгы – 4510 грамм. Аллаһка шөкер, икесенең дә хәле яхшы. Балалар – тормышыбызның яме, киләчәге. Исән-сау һәм бездән дә бәхетле булсыннар”, - ди бәхетле әти.

Шулай итеп, Рөстәмнең хәзер ике кызы һәм ике улы бар! Гөлназ, Мөслим һәм Әминәнең энекәшләренә бик матур исем дә сайлаганнар. “Башта берничә исем уйлап куйган идек. Улыбыз баһадир булып тугач, татар милләтен бөтен дөньяга таныткан спорт остасы Хабил Бикташев хөрмәтенә улыбызга Хабил дигән исем сайладык”, - ди Рөстәм. 

Реклама

Төкле аягың белән, Хабил! 

Асаевларны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 16:53
    Без имени
    Имя Хабил является символом надежности. Человек всегда точно знает, что нужно делать именно сейчас. Такие люди пользуются заслуженным авторитетом даже в юном возрасте. БИК матур исем ! Бэхетле булсын!!!
  • 8 июль 2021 - 08:57
    Без имени
    Какой ужас! Баласын тапканнар, э исемен юк