16+

Рөстәм Закиров 50 чана белән нишли?

Пошалым чаналарын Татарстанда гына түгел, татарлар яши торган чит илләрдә дә таныткан Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров үз иҗатына гашыйк тамашачысын кабат бер сәхнәгә җыя.

Рөстәм Закиров 50 чана белән нишли?

Пошалым чаналарын Татарстанда гына түгел, татарлар яши торган чит илләрдә дә таныткан Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров үз иҗатына гашыйк тамашачысын кабат бер сәхнәгә җыя.

27 гыйнварда Арча районының Урта Пошалым авылында башланып киткән "Пошалым чаналары-2017" җыр фестивале-концерты 29 гыйнварда Казан филармониясендә тәмамланачак.
- "Пошалым чаналары" җыр фестиваленең максаты - үзешчән сәнгатьне үстерү, халык һәм 1970-2000 елларда иҗат ителгән татар композиторларының җырларын пропагандалау. Бәйгенең I туры 2017 елның 27 гыйнварында Арча районының Урта Пошалым авылы мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә башлана һәм жюри әгъзалары соңгы катнашучыны тыңлаганга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән 25 гыйнварга кадәр хәбәр көтәбез. Икенче тур исә шул ук көнне беренче турны узучылар катнашында кичке концерт белән дәвам итәчәк. Җиңүчеләр - өч лауреат һәм җиде дипломант - 28 гыйнварда Арча мәдәният йортында узачак "Пошалым чаналары - 2017" җыр фестивале-концертына чакырыла. Бәйгедә катнашучыларны Газинур Фарухшин, Зөһрә Сәхәбиева, Резидә Галимова, Башкортстаннан килгән махсус кунак Марат Шайбәк һәм җырчы Люция Мусина бәялиячәк. Шунысын да әйтеп узыйк, әлеге җырчылар үзешчәннәрне бәяләп кенә калмыйча, концертта да катнашачаклар. Өч лауреат һәм җиде дипломанттан кала, халкыбызның "Әллүки" җырын иң яхшы башкаручы" (Бәйге биремендә халкыбызның Габдулла Тукай шигыренә язылган "Әллүки" җырын акаппело башкару да бар - Авт.), "Тамашачы мәхәббәте" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнеләчәк.
Ә менә бүләкләргә килгәндә, җиңүчеләр диплом, Пошалым чанасы һәм 5 000-10 000 сум күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнә.
"Пошалым чанасы" җыры 2003 елда иҗат ителгән иде. 2004 елда миңа Равил Галәветдинов чаналар ясап бирде. Аннан соң бу эш белән балта остасы Рәдиф Нигъмәтуллин шөгыльләнә башлады. Аның эшләрен бик яратам. Бетеп, сүрелеп барган традицияләрне яңадан торгызуга үзебездән өлеш кертүебез белән дә бик бәхетле без. Быел да мин Рәдифтән 50 чана ясатып алдым. Аларның унөчен җыр фестивалендә җиңүчеләргә бүләк итеп бирсәм, тагын берничәсен Казан тамашачысы арасында уйнатачакбыз,- диде җырчы.
Хәер, Пошалым чанасын Рөстәм Закиров Америкага кадәр үк бүләк итеп алып барган икән. Инде туган якларында шушы исемдәге җыр фестивален оештыра башлавына да быел 13 ел була. Филармониядә узачак концертында да Рөстәм Закиров белән бергә аның бер төркем иҗатташ дуслары да чыгыш ясаячак.
Шушы җыр фестивале-концертына әзерләнеп йөргәндә, җырчы белән кызыклы хәл дә килеп чыккан. Ул үзенең адашын эзләп табып, аңа күңелле бүләк ясаган.
Шулай бер көнне ВКонтакте челтәрендәге битемдә утырганда, үземнең адашларымны - Рөстәм Закировларны барларга уйладым. Баштагы максатым аларны концертыма чакыру иде. Әмма карый торгач, фамилияләр һәм исемнәр туры килгән кешеләрнең бик күп булуы ачыкланды. Аларның барысын да чакырсам, ике көн буена бушка концерт куярга туры килгән булыр иде. Шуңа күрә мин исем-фамилиянең генә түгел, ә әтиләребезнең исемнәре туры килгән кешене эзләп карарга булдым. Һәм шундый кешенең Кукмарада яшәгәнлеге турында миңа җырчы Алсу Фазлыева әйтте. Җитмәсә, алар шушы егет белән сөйгәненә никах укытырга җыеналар икән! Шуннан соң озак уйлап тормыйча гына, яшьләргә сюрприз оештырырга булдык: никахларына барып, җыр башкардым. Аларның да, үземнең күңелем булды, - ди Рөстәм әфәнде.
Алай гына да түгел, җырчы үзенең адашын гаиләсе белән филармонияда узачак концертына да чакырган. Әле киләчәккә дә планнары зурдан икән, балалары тугач, бу гаиләгә Пошалым чанасын бүләк итәчәкмен, Алла боерса, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading