16+

Р.Ваһапов фонды яңа проект башлады!

Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән яңа проектның башлануы турында хәбәр итте.

Р.Ваһапов фонды яңа проект башлады!

Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән яңа проектның башлануы турында хәбәр итте.

“Максатыбыз - сәхнәләрдә бик үк күренмәгән, әмма бик талантлы, моңлы җырчыларыбызны эзләү, табу, халыкка җиткерү. Халык талантлары, халык җәүһәрләре бит алар! Яз көне Казанда аларның зур концертын да оештырырга уйлыйбыз.

Безнең яңа башлангыч турында нәрсә уйлыйсыз? Хуплыйсызмы? Бу проектта кемнәрне күрергә, ишетергә телисез? Исемнәрен языгыз, язмаларын җибәрегез! Проект Татарстан белән генә чикләнми, әлбәттә! Фикер-тәкьдимнәрегезне көтәбез!” - ди Рифат Фәттахов.

“Халык җәүһәрләре” сәхифәсен 40 елдан артык җыр-моң дөньясында яшәүче Азнакай егете Миргаяз Шәрәфиев ачып җибәргән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading