16+

Салават Фәтхетдинов: «Мин улыма ияреп кенә йөрим»

Салават Фәтхетдиновның улы автоузышлар буенча Россия чемпионы исемен яулады. Əлегеге шатлыклы вакыйгага җырчы Инстаграмында берничә постын багышлый.

Салават Фәтхетдинов: «Мин улыма ияреп кенә йөрим»

Салават Фәтхетдиновның улы автоузышлар буенча Россия чемпионы исемен яулады. Əлегеге шатлыклы вакыйгага җырчы Инстаграмында берничә постын багышлый.

Əти кешенең шатлыгы эченә сыймый, улын «Алтын» дип атый ул. «Бу безнең гаиләнең генә түгел, ә бөтен Татарстанның җиңүе», – дип тә язып куйган ул.

Интервьюларның берсендә Салаватка: «Улыгыз өчен бар юлларны да ачтыгыз, спортта да үзен тапты. Киләчәктә югарырак биеклекләргә үзаллы ирешергә теләге югалмасмы?» – дип сорау биргән идек. Аңа ул тулы җавап кайтарды. 

– Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Чөнки ярышларда балигъ булмаган катнашучы әтисе яисә әнисе белән булырга тиеш. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. Үзеннән зур егетләр арасында улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. «Нинди хоккей? Уку!» – диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында – уку. Рөстәмнең укуы, өй биремнәре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X