Шәһри Казан

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем кызлары Мәдинәнең фотосурәтен күрсәтте

Бүген эстраданың иң зәвыклы пары - Салават белән Гүзәлемнең әти-әни булганнарына 9 ай тулды. Шул уңайдан әти кеше кызының фотосурәте янына, Гүзәлем белән үзенең кечкенә чагында төшкән фотосын куеп: "Кемгә күбрәк охшаган?" - дип сораган.

Фото астындыга комментарийларга карасаң, язылучылары икесенә дә охшата. Кемдер: "Гел әнисе!" - дисә, аларга: "Әтисе бит!" - дип җавап кайтарганнар.

Кемгә охшаса да, иң мөһиме - бәхетле, сау-сәламәт сабый булсын.

Реклама

Әти-әнинең бәхете эченә сыймый. Салават әти булуы белән һәрвакыт горурлана. Кызмы, малаймы тууын теләгән идең, дигән сорауга да, ул хисләнеп җавап бирә: "Мин бала тууын теләдем. Кемгә дә шат идем. Əнигә: «Догаларың кабул булды», - дим. Чөнки ул үзе бик нык кыз бала теләгән, әмма өч баласы да малай. Ə хәзер әнә: ничә килене бар, бөтен оныклары да кыз бала".

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: